+18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июль 2022, 12:50

"Ат - башкортларның тугры дусты"

"Бүген без беренче тапкыр Баймак районы территориясендә башкорт атына багышланган «Башкорт аты» фестивале үткәрәбез. Без аны матур һәм мавыктыргыч итәргә тырыштык", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

"Ат - башкортларның тугры дусты""Ат - башкортларның тугры дусты"
"Ат - башкортларның тугры дусты"
"Программада - ат чабышлары, милли спорт төрләре, монда борынгы һөнәрләр белән танышырга, елкычылык продукциясен татып карарга мөмкин.

Бәйрәм белән бергә бу фестиваль - Русиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнаша торган җитди фәнни чара.

Төп максат - спорт һәм җитештерү елкычылыгына бәйле ситуацияне анализлау, тармак проблемалары турында фикер алышу, генетика үсеше векторы һәм тарихи гаделлекне тергезү.

Тугры дустым, сугышта көрәштәшем, хуҗалыкта менә дигән ярдәмчем – болар барысы да безнең башкорт атыбыз турында. Чыдам, талымсыз, үзенчәлекле токым. Бу безнең күчмә мәдәниятебезнең мөһим өлеше, үзенчәлекле мәдәни код.

Безнең атларга карата мәхәббәт еракларга китә. 15-20 мең ел элек билгесез рәссам Шүлгәнташ мәгарәсендә атларны сурәтләгән. Ат башкорт эпосларында батырның алыштыргысыз юлдашы, башкорт сугышчыларының – «Төньяк амурлар»ның һәм легендар 112нче Башкавдивизия яугирләренең ышанычлы иптәше була.

Безнең көннәрдә дә башкортларның атка игътибары кимеми. Безнең бурыч - Башкортстанда ат үрчетү чәчәк атсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү".


Автор:Резеда Галикәева
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас