

Анда, Русия ат үрчетүчеләреннән тыш, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан вәкилләре дә катнашты.
- Бөтен җирдә һәм илләрдә урындагы токымнарны чисталыкта саклауның төп проблемасы - даими гибридизация. Заводчылар токымны үз максатлары – ит, ат, сөт өчен яхшыртырга омтыла. Нәтиҗәдә, генотиб юыла һәм шуңа күрә дәүләткә төбәк токымнарның чисталыкта саклануын, генофондны саклап калуын күзәтеп торырга кирәк, - дип белдерде Бөтенрусия елкычылык фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Зайцев.
Әле ун ел элек кенә елкычылык институтында борынгы ат ДНКсы белән эшли башлаганнар, инде башкорт атларына да чират җитә. Александр Зайцев башкорт атының орлыгын дәүләтнең генераль фондына алырга вәгъдә бирде. Ул шулай ук башкорт токымлы атның Русиянең башка төбәкләре өчен дә бик кызыклы булуы турындагы фикерен әйтте.
- Без якут токымыннан биш атны биш башкорт айгырына алышырга тәкъдим итәбез. Сез моны гибридизация омтылышы дип атарсыз, тик якут атларының башкорт линиясе дә барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта башкорт атлары да чыдамлылык алачак, - дип тәкъдим итте Якутск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Реворий Иванов.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов якут ат үрчетүчеләренең атларны алмашу тәкъдимен хуплады.
- Башкорт токымлы атлар табигый сайлап алу нәтиҗәсендә барлыкка килде. Климатның кискен үзгәрешләре арымый торган, нык конституцияле, талымсыз һәм тугры ат үстергән. Без үзгәртеп корудан соңгы чорда башкорт атларының баш санын берничә тапкырга арттыра алдык, әмма токым генотибы тулысынча тергезелмәгән, - диде Башкортстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Ираида Әхәтова.
Шуны искәртик: Башкортстан Русия субъектлары арасында абориген атларның баш саны буенча икенче урында тора – 121 мең баштан артык (гомум баш саны 1,3 миллионнан артып китә).
"Башкорт аты" башкорт токымлы атлар фестивале Баймак районында Граф күле буенда, республика Башлыгы указы нигезендә, ат үрчетү, кымыз ясау традицияләрен саклау һәм үстерү һәм башкорт токымлы атларны популярлаштыру максатларында үткәрелә.
Автор: Денис Бородин
Чыганак: "Баймакский вестник"