

Ярышлар барышын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күзәтте, соңыннан ул иң яхшы җайдакларга бүләкләр тапшырды.
14 километрлы узышта Баймак районы вәкиле Алмас Шөгеров һәм аның аты Турусай җиңүче булды. Республика Башлыгы егеткә төп бүләк – кубок һәм «Лада Гранта» автомобиленә сертификат тапшырды.
Икенче урынны һәм 120 мең сумны Чиләбе өлкәсе вәкиле алды, өченче урынны шулай ук Баймак районы вәкиле яулады. Ул приз сыйфатында 90 мең сум акча алды.
Исегезгә төшерәбез, «Башкорт аты» республика фестиваленең төп вакыйгалары-традицион җәядән ату буенча «Мәргән укчы» төбәкара фестивале, «Бәйге» башкорт көрәше буенча чемпионат, кымыз эшләүчеләр конкурсы һәм башкорт токымлы атларны саклауга багышланган "түгәрәк өстәл" булды.
Фото: башинформ
Теглар:bashhorsefest