+18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июль 2022, 12:40

Кайсы атлар шәбрәк?

Атларында җилдәй җилгән һәм йөзләрендә кырыслык чагылган казах егетләре "Башкорт аты" фестивалендә күпләрнең игътибарын җәлеп итә.

Кайсы атлар шәбрәк?Кайсы атлар шәбрәк?
Кайсы атлар шәбрәк?

Ә мине бер сорау кызыксындырды: алар башкорт атлары турында нинди фикердә? Үзләренең атлары турында ниләр әйтер? Бу сорауны Казахстан егете Колганат Жуманиязовка юнәлттем. Әйкәндәй, ул урысча бөтенләй сөйләшми. Үзара башкортча һәм казахча сөйләшеп, бер-беребезне бик яхшы аңладык шулай да.

“Бездә адай һәм джабе токымлы атлар таралган. Аларның тәүгесе чабарга, ярышлар өчен затлы. Джабе исә ит һәм сөт-кымыз өчен тотыла. Алар ат ярышларына бармый. Аның каравы, ашауга талымсыз, башка шартларга да яраклаша алалар.

Башкорт хәләл атларына бик тә сокланабыз. Чөнки алар бөтен шартларга да тиз яраклаша. Җитмәсә, бик җитезләр һәм шәпләр. Башкорт айгырлары турында безнең казах далаларында легендалар йөри. Сезнең җөмһүрият Башлыгы Радий Хәбировның нәкъ башкорт атына багышланган чара үткәрүе зур дан һәм хуплауга лаек Чөнки һәр милләт коты һәм тарихы булган атларның токымын саклауга һәм үстерүгә көч салырга тиеш. Бу җәһәттән башкортлар мактауга лаек. Әгәр мондый фестивальләр Башкортстанда киләчәктә дә үткәрелсә, яхшы булыр иде. Без тагын киләчәкбез", - диде Колганат.

“Шулай да кайсы атлар шәбрәк: башкорт токымлымы, әллә казахларныкымы?" - дигән сорауга Колганат елмаеп: "Икесе дә яхшы. Әлбәттә, без үзебезнекеләргә өйрәнгәнбез. Шулай да башкорт һәм казах күптәннән бер-берсе белән алыш-биреш итә. Борынгы заманнарда бер-берсенең өер-өер атларын да куып алып киткән, сылу кызларын да урлаган. Бу очраклы түгел бит", - диде.

Гүзәл Салихова.
Автор фотосы.
Чыганак: "Һакмар" гәзите.

Автор:Резеда Галикәева
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас