

Башкортстаннан тыш, Пермь, Екатеринбург кызлары бар...
Башкорт халкының бөек эпосы "Урал батыр"да Айсылуның төс-башы болай дип тасвирлана:
Коңгырт матур, кыйгач каш,
Ияк бите уелган,
Сул битенең уртасы
Күз карадай миңләнгән;
Йөрмә-йөрмә ишелеп,
Ике яклап, сикәләп,
Тамчы гөлгә җилфердәп,
Иң башыннан салдырып,
Озын чәчен матурлап,
Өсмә ясап төшергән;
Озын керфеге аша
Кара күзен елмайтып,
Бит уймасын уйнатып,
Көләч йөзен көлдереп…
Бу сурәтләү, әйтерсең, "Башкорт аты" фестивалендә җәядән ук ату буенча мәргәнлектә ярышкан хатын-кыз турында. Алар ял иткәндә сөйләшеп алу форсаты эләкте. Хатын-кызлар республиканың төрле төбәгеннән җыелган. Башкортстаннан тыш, Пермь, Екатеринбург кызлары бар. Аларның барысын да җәядән ату спортына сөю очраштырган.
"Ук ату мәргәнлекне генә түгел, ныклыкны да таләп итә. Шуңа күрә игътибар итсәгез, укчы хатын-кыз сынын туры тотып, горур атлап йөри", - диде алар.
Учалыдан Нилә Исламова, Зөһрә Сәфәргулова, Баймактан Рушания Сабитова, Сәлимә Рахмангулова, Әбҗәлилдән Лилия Низаметдинова, Югары Нугайдан Гөлгенә Колсарина һ.б. тамашачыларны ике көн дәвамында мәргәнлеге белән таң калдырды. Әфарин, кызлар, горурланабыз сезнең белән!
Гүзәл Исәнгилдина.
Автор фотосы.
Чыганак: "Һакмар" гәзите.