

Бүген "Уфа-Арена" бозында "Төньяк амурлары – 1" һәм "Төньяк амурлары – 2" һәвәскәрләр командалары арасында иптәшләрчә хоккей матчы узды.
"Төньяк амурлары – 1" командасы лидерлары - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Калмыкстан Башлыгы Бату Хасиков.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә "Төньяк амурлары – 1" 5:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады.
Финалда Бату Хасиков белән Радий Хәбиров гол кертте.
Матчның төп вакыты тәмамлангач, командалар буллитлар сериясен үткәрде. 3:2 исәбе белән биредә шулай ук "Төньяк амурлары – 1" җиңү яулады.