+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 июль 2022, 13:25

Батыр якташларга - дан!

Русия Хәрби-Диңгез флоты көнендә Стәрлебаш районында ветеран диңгезчеләргә стела ачылды.

Батыр якташларга - дан!Батыр якташларга - дан!
Батыр якташларга - дан!

Бүген, Русия Хәрби-Диңгез флоты көнендә, Стәрлебаш районында, Хәрби Дан һәм Хәтер аллеясендә районның ветеран-диңгезчеләренә стела ачылды.

Тантаналы митингтан соң диңгезче-ветераннар бәйрәм хөрмәтенә һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән район үзәгенең үзәк урамнары – Стәрлебаш авылы буйлап автойөреш оештырды.

Стеланы ачу тантанасында Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов, республиканың Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Шәрипов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Кызыл тасманы кискәннән һәм чәчәкләр салганнан соң, митингта катнашучылар истәлеккә фотога төште.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас