Башкортстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында «24 сәгать эчендә электрон ипотека» проекты кысаларында төбәк Росреестр тарафыннан бер тәүлек эчендә теркәлә торган электрон ипотека килешүләре күләме буенча лидер булды.
Бу хакта Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова Идел буе федераль округында ведомствоның территориаль идарәләре һәм күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары – төзүчеләр, банклар, кадастр инженерлары, нотариуслар белән үткәрелгән киңәшмәдә сөйләде.
"Росреестр алдында ведомство хезмәтләренең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру, аларны санлы форматка күчерү буенча зур бурычлар куелган, - дип ассызыклады Елена Мартынова. – Идел буе федераль округы төбәкләре, гадәттәгечә, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне теркәү өлкәсендә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу, барыннан да элек, кредит оешмалары белән комплекслы, җентекле, көндәлек эш нәтиҗәсе".
Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Петр Клец сүзләренә караганда, 2022 елның 1 яртысында республикада 43 меңнән артык ипотека килешүе теркәлгән, аларның яртысына якыны электрон форматта башкарылган, шул ук вакытта аларның 90%ы 24 сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә эшләнгән, бу округ буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Мондый динамика Башкортстанда күрсәтелә торган хезмәтләрнең тизлегенә һәм сыйфатына уңай йогынты ясый.