Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә хоккейчы Андрей Василевский һәм аның әтисе, шулай ук элекке хоккей голкиперы Андрей Леонидович та катнашты. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров аларга республикада хоккейны үстерүдәге хезмәтләре өчен югары дәүләт бүләкләре тапшырды: Андрей Леонидович “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены, ә кече Василевский Салават Юлаев ордены белән бүләкләнделәр.
Башкортстанда туып-үскән ике егеткә: уфалы Максим Серафимовка һәм Әбҗәлил районыннан Тамерлан Илһамовка Украинадагы махсус операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен ил Президенты Указлары нигезендә үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелде. “Әле генә бик авыр чара булды. Без бу егетләрнең ата-аналарына Русия Герое йолдызларын тапшырдык. Мондый егетләребез булу белән горурланабыз”, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Шулай ук, Башкортстанда туып-үскән тагын дүрт егетебез Батырлык ордены белән бүләкләнде. Алар: Уфадан — Альберт Аллагулов һәм Владимир Кельдин, Сибайдан — Егор Ефимов һәм Кырмыскалы районыннан Марсель Курманалин.
Республика Башлыгы үзенең указы белән әлегәчә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкарган Алан Марзаевны вице-премьер итеп тәгаенләде. Хәзер ул Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары сыйфатында төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә кураторлык итәчәк. Төзелеш өлкәсе кураторы булган вице-премьер Рәиф Абдрәхимов “Башспирт” җәмгыятенең генеральный директоры вазыйфасына тәкъдим ителде. Аның кандидатурасын Директорлар советы расларга тиеш.
Беренче яртыеллыкта Башкортстанда сәнәгать җитештерү индексы 105,1 процент тәшкил иткән. Башкортстан Башлыгы бу күрсәткечне “начар түгел” дип атады. Сәнәгать җитештерүе индексы 21 эшчәнлек төре буенча (электр җиһазлары, мебель, дарулар, металл әйберләр җитештерү һ. б.) арткан.
Шул ук чорда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 100,1 процент булган. Радий Хәбиров яхшы уңыш җыеп алыныр һәм республика авыл хуҗалыгына салынган барлык кертемнәр дә нәтиҗә бирер, дигән ышаныч белдерде.
Башкортстанда коронавирус белән хәл әлегә тулы контрольдә һәм тотрыклы кала. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, пандемия башыннан республикада 292150 коронавирус белән авыручы теркәлгән. Әлеге вакытта тәүлегенә 90 яңа зарарлану очрагы теркәлә. “Хәзерге вакытта стационарда 108 пациент исәпләнә, 363 кеше амбулатор дәвалануда кала. Соңгы 7 көндә Башкортстанда авыручылар санының 27 процентка артуы күзәтелә”, — диде ул.
Үз чиратында, “Роспотребнадзор”ның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Анна Казак белдерүенчә, көзгә авыручылар санының тагы да артуы көтелә. “Авырулар саны артачак. Без сентябрьгә коронавирус инфекциясе буенча эпидемия булачак, дип фаразлаган идек тә. Вакциналану һәм ревакциналану өчен, запаста 3-4 атнабыз бар”, — дип ассызыклады ул.
Үз чиратында, Радий Хәбиров коронавируска каршы көрәштә ревакциналануның мөһимлеген ассызыклап, сәламәтлек саклау министрына хәлне контрольдә тотарга кушты.
Бер атнада Башкортстан юлларында 78 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 99 кеше зыян күргән, 19 кеше һәлак булган. Республика Башлыгы, республикада күптән түгел булган резонанслы юл һәлакәтләренә анализ ясап, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә кушты.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.