+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 август 2022, 13:10

Алданган дольщикларга акча түләнде

Июльдә Башкортстанның 300дән артык алданган өлешчесенә компенсация түләүләре бирелде.

Алданган дольщикларга акча түләндеАлданган дольщикларга акча түләнде
Алданган дольщикларга акча түләнде

Башкортстан Республикасында алданган өлешчеләр арасыннан 327 гаиләнең хокуклары компенсация түләүләре юлы белән тергезелде. Алар алган түләүләрнең гомум күләме 1,2 млрд сум тәшкил иткән. Сүз «Шәһәр проектлары», «Высотки» һәм "Зеленая роща" җәмгыятьләре банкрот төзүчеләренең объектлары турында бара.

- Республикада төзүдә өлешләтә катнашкан йөзләгән кеше ай саен акчалата түләү ала. Бу төбәк тарафыннан Федераль фонд белән берлектә үткәрелә торган зур уртак эш турында сөйли. Безнең алда бер максат тора – 2023 ел азагына кадәр алданган өлешчеләрнең хокукларын тергезү, - дип билгеләп үтте төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Бүген Башкортстан Республикасында түләүләр турында Федераль фондның Күзәтчелек советы карары буенча 2 776 өлешченең хокуклары тергезелде. Компенсацияләр суммасы 6,68 млрд. сум тәшкил итте. 2022 ел ахырына кадәр Фондның Күзәтчелек советы тагын биш объектны карарга планлаштыра, аларда 633 өлешче үз хокукларын тергезүне көтә.

Территорияләрне үстерү фонды өлеш кертеп фатир алучыларны үз акчалары артыннан вәкаләтле банк – «Дом.РФ» җәмгыяте офисына активрак мөрәҗәгать итәргә чакыра. Бу инфляцион хәвеф-хәтәрләрне булдырмаска һәм яңа торак сатып алу өчен акчаларны тизрәк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Түләүгә гаризалар бирү өчен уңайлы датага һәм вакытка Фондның рәсми сайтында (фонд214.рф/pay_compensation/), яки 8-800-7007-214 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас