+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Августа 2022, 15:55

Алтын чыгаруга мораторий кертмәкчеләр

Учалы районында техноген йөкләнеш югары булу сәбәпле, алтын табуга рөхсәт бирүгә вакытлыча мораторий кертелергә мөмкин.

Алтын чыгаруга мораторий кертмәкчеләрАлтын чыгаруга мораторий кертмәкчеләр
Алтын чыгаруга мораторий кертмәкчеләр
4 августта, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия утырышында хакимият башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Утырыш Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов рәислегендә узды.

Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Учалы районы табигый чимал потенциалының югары булуы белән аерылып тора. Бүгенге көндә анда 29 лицензиат эшли, аларның 37 рөхсәте бар. Рөхсәт алу өчен гаризалар саны елдан-ел арта бара. Шуның белән бергә, урындагы халыкның канәгатьсезлеген тудыручы проблемалар да барлыкка килә.

Әйтик, лицензияләнгән 37 кишәрлекнең 20сенә генә җирдән файдалану хокукы рәсмиләштерелгән. Барлык предприятиеләрнең дә эшчәнлек алып бару урыны буенча аерым бүлекчәләре ачылмаган, барысы да хезмәткәрләрне рәсми рәвештә урнаштырмыйлар.

«Файдалы казылмалар чыгару Учалы районы икътисадында мөһим урын алып торуга карамастан, алтын табудан керемнәрнең өлеше аз. Учалы районында эшләүче алтын чыгару компанияләренең 90 проценты, проблемалардан тыш, районга да, республикага да берни китерми», - диде Азат Бадранов.

Беренче вице-премьер җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның урындагы хакимият белән үзара бәйләнешеннән канәгать түгел. Учалы районында бүгенге көндә 10 предприятие генә территорияләрне социаль-икътисади үстерү турында килешүләр төзегән. Нәтиҗәдә, мондый абсурд хәл килеп чыга, властьлар үз территорияләрендә кем эшләгәнен белми. Алар алтын табучылар белән халык белән низаглар башлангач кына таныша. Бадранов ассызыклаганча, төбәк өчен предприятиеләрнең салымнарны вакытында түләүләре һәм хезмәт законнарын үтәүләре генә түгел, ә җирле хакимиятләр белән дә, халык белән дә диалог урнаштыру мөһим.

«Бу очрашу, барыннан да элек, без -Башкортстан Республикасы вәкилләре һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар бер-беребезне ишетүгә юнәлтелгән. Республика районнарында закон буенча эшләргә ниятләүчеләргә без ярдәм итәчәкбез",-дип ассызыклады премьер-министрның беренче урынбасары.

Утырышта Учалы районында 1 планлы һәм 20 планнан тыш тикшерү үткәрелүе әйтелде. Нәтиҗәдә, 1 млн. 345 мең сумлык штрафлар салынган, Ураз авылы янында «Альтинвест» җәмгыятенең алтын чыгаруга лицензиясе гамәлдән чыгарылган.

Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар киләчәктә дә аерым контрольдә булачак.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас