+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 август 2022, 09:30

Башкортстаннан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Автоколонналар Уфа районының «Башсельхозтехника» базасы территориясеннән Луганск Халык Республикасының Петровск шәһәренә юл алды.

Башкортстаннан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм озатылдыБашкортстаннан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Башкортстаннан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Сигез фургоннан торган чираттагы гумконвой Петровскиның генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәбе өчен билгеләнгән. Аңа агач материаллары, гипсокартон, сэндвич-панельләр, җылылык изоляциясе материаллары, радиаторлар һәм торбалар, инструментлар һ. б. керә.

«Бүген чираттагы гумконвойны җибәрәбез. Колонна составында - 21 кеше, 10 берәмлек техника, 91 тонна төзелеш материаллары. Мәктәптә барлык эшләрне дә вакытында башкарырга һәм объектны уку елы башына эшләтеп җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта без 4 тоннага якын озак сакланган азык-төлек продуктларын алып киләбез. Алар Красный Луч территориясендә командировкадагы үзебезнең белгечләр: медицина хезмәткәрләре, коммуналь хезмәткәрләр һәм мәктәпкә капиталь ремонт ясаучы төзүчеләр өчен», - диде Руслан Насретдинов.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров аңлатканча, хәзер Петровск мәктәбендә безнең төбәктән 110 төзүче эшли. Ул искәрткәнчә, гуманитар миссия башланганнан бирле республика Донбасс территориясенә инде 1 400 тоннадан артык ярдәм җибәрде. Гумконвойлар даими рәвештә ЛХРга йөкне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча ташый.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас