+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Августа 2022, 15:50

Русия парламентарие эш сәфәре белән Донбасста булды

Башкортстан Республикасыннан Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев Донецк һәм Луганск халык республикаларында булды.

Русия парламентарие эш сәфәре белән Донбасста булдыРусия парламентарие эш сәфәре белән Донбасста булды
Русия парламентарие эш сәфәре белән Донбасста булды
Ул ЛХР халык советы депутаты Сергей Серов белән бергә гражданнар җыеннарында катнашты, анда көн кадагындагы проблемалар турында сөйләштеләр, Русия Федерациясенә кушылу буенча референдум үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

- Референдум - бик мөһим вакыйга, аны урындагы халык инде күптән, 2014 елдан бирле көтә, - диде Иван Сухарев. - Башта алар, Кырым кебек үк, Русия составына киртәсез керә алырлар дип өметләнде. Кызганычка каршы, бу хәл булмады. Сигез ел эчендә биредә күп балалар, хатын-кызлар һәм картлар һәлак булган. Үз йортларын, җирләрен саклаган ир-атлар да корбан булган. Хәзер кешеләрнең сайлау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Якын арада ЛХР һәм ДХР халкына легитим рәвештә ихтыяр белдерү өчен шартлар тудырылыр дип өметләнәбез. Бу аларга тыныч тормыш төзергә мөмкинлек бирәчәк. Алар референдумда катнашырга тели.

Шулай ук парламентарийлар аерым белем бирү ихтыяҗлары булган ятим балалар тәрбияләнүче Петровск махсус (коррекция) интернат-мәктәбендә булды, тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Иван Константинович 3 августта сәламәтлек поездында Петровский шәһәренә килгән Башкортстан медиклары белән аралашты. 5нче поликлиниканың мөдире Людмила Сараева сүзләренә караганда, күп кенә тар белгечләргә эләгү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән урындагы халык Башкортстаннан медикларның килүенә бик шат. Күп еллар эчендә беренче тапкыр алар УЗИ уза һәм кардиограмма төшерә, кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, гинеколог консультациясен ала алды.

Күбесе ЛХРда өченче вахтаны эшләп бетергән табиблар үзләре пациентлардан да, эш шартларыннан да канәгать. Күбесе әле монда арытаба да эшләргә әзер.

Аннары депутат 22 нче мәктәпкә барды, бинаны капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Башкортстаннан килгән төзүчеләр түбә ябу һәм тәрәзәләр кую эшләрен төгәлләде диярлек, фасадны җылытуга керештеләр. Төзелеш-бизәү материалларын даими рәвештә мәктәпкә Башкортстаннан гуманитар конвой алып килә. Подрядчы оешма вәкиле ышандырганча, ремонт график буенча бара.

Гөлнур Артыкаева.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас