+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Августа 2022, 03:55

Сусыз яшәп буламы соң!

Аллаһы Тәгалә биргәннең кадерен белик!

Сусыз яшәп буламы соң!Сусыз яшәп буламы соң!
Сусыз яшәп буламы соң!
Беркөн шулай Мексикада 2021 елгы корылык, халыкның чиста суга коточкыч кытлык кичерүе хакында очраклы рәвештә генә укыдым да сискәнеп киттем. Баксаң, Мехико шәһәренең 20 миллион халкы сусызлыктан аеруча иза чигә икән. Суга кытлык проблемасы хакында күбрәк белергә теләп, башка чыганакларга да күз салдым һәм үзебез, суга карата булган мөнәсәбәтебез хакында уйландым. Интернет мәгълүматларына таянып, уйларымны сезгә дә җиткерергә булдым.

Без, Аллаһыбызга шөкер, суга кытлык дигәнне бөтенләй белмибез бит! Уйланганыбыз бармы, бер көн дә сусыз яши алмаган без аның кадерен беләбезме, юкка исраф итмибезме? Рәхәтнең рәхәте: краннан күпме телибез, шулкадәр су агызабыз, кичен бакчага су сибәргә тотынабыз; күпме телибез, шулкадәр юынабыз...Ә сәнәгать, социаль структуралар һ.б. өлкәләрдә күпме су тотыныла, күз алдына китерүе дә кыен. Аннары, кеше тәүлеккә 12 стакан су югалта, димәк, аны шул кадәр кабул итәргә тиеш тә. Әйткәндәй, кеше канының – 83, сөякләренең 15-30, йөрәк һәм баш миенең 80 проценты судан тора. Нишләсәң дә, безгә һәрдаим тәмле, чиста су кирәк! Су, һава шикелле үк, яшәү, тормыш чыганагы, кеше сәламәтлеге өчен иң беренчел әһәмияткә ия.
Бүгенге көндә эчәр суга кытлыктан дөнья халкының 40 проценттан артыгы җәфа чигә. XX гасырдан төче эчәр су җитмәү проблемасы заманның глобаль проблемасы булып карала. Шул ук вакытта планетада халык саны артканнан-арта һәм чиста суга ихтыяҗ да үскәннән-үсә.
Эчәр суга кытлыкның сәбәпләренә килсәк, ул климатның үзгәрүенә, кеше эшчәнлегенә бәйле. Төп сәбәпләрнең берсе – төче суны пычрату, шул сәбәпле булган запаслар сизелерлек азая. Суны пычратуга сәнәгать, индустриаль агынтылар, басулардан ашламаларның агуы, шулай ук яр буе зоналарында тозлы суның төче сулы катламнарга үтеп керүе һ.б. гаепле. Болай да җитмәгән төче суларның пычрануы яшәешне киеренке хәлгә куя. Ел саен дөньядагы елгаларга 450 миллиард кубометрга кадәр сәнәгать калдыклары ташлана, шул сәбәпле 13000 төр агулы элемент җыела икән. Пычрак судан килеп чыккан чирләр нәтиҗәсендә җир йөзендә һәр 8 секунд саен бер сабый гомере өзелә, ел саен 500 миллион кеше авырый. Үз илебездә генә дә миллионнарча русияле ел саен вафат була. Моның сәбәпләре күп: начар экология, социаль проблемалар, стресс, авырулар һ.б. Арада күзгә күренми торган бер дошман: экологик яктан пычрак, яшәү өчен куркыныч булган су. Коткаручыбыз, яшәү чыганагы булган су үтерергә дә мөмкин икән. Суның тереклекне бар итү көче дә, юк итү куәте дә бар. Уйлап карасаң, кеше суга батып та, бер кашык суга тилмереп тә үләргә мөмкин.
Су җитмәгәнлектән аны торакларда саклау күзәтелә, ә бу исә пычрану, зарарлы бактерияләр үрчү өчен уңай шартлар тудыруга китерә. Гигиена проблемасы да җитдигә әйләнә: кешеләр тиешенчә юына, киемнәрен юа, йортын чисталыкта тота алмый.
Бернишләп булмый – су запаслары планетада тигез бүленмәгән. Әйтик, су запаслары белән Латин Америкасы төбәге башкаларга караганда яхшы тәэмин ителгән, аның өлешенә дөньядагы запасларның 1/3 е туры килә, ә аннары – Азия –1/4. Иң чикләнгәннәр – Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Америка илләре (1әр процент).
Суны иң күп кулланучылар: Һиндстан, Кытай, АКШ, Пакистан, Япония, Таиланд, Индонезия, Бангладеш, Мексика һәм Русия Федерациясе.
Төче су ресурслары күләме буенча Русия Европа илләре арасында лидерлык хәлендә. Шул ук вакытта суның тигез бүленмәгәнлеге нәтиҗәсендә илнең күп төбәкләрендә аның җитмәве күзәтелә. Бу җәһәттән Тәңребез безне оҗмахта яшәтә. Башкортстаныбыз эчәр суларга, чылтырап аккан чишмәләргә, шулай ук гүзәл елгаларга-күлләргә ифрат бай. Ә бездәге суларның тәмлелеге, чисталыгы! Санкт-Петербургтан кайткан туганнарым, туган як суларына җитәме соң дип, краннан аккан салкын суны мактап-мактап эчәләр.
Дөнья күләмендә эчәр төче су җитмәү кебек глобаль кризисны җиңү БМО эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Аның бик күп чаралары суга бәйле проблемаларны чишүгә багышланган, багышлана. Беләбез ки, табигатьтә су әйләнеше процессы мәңгелек. Шуңа күрә кешелеккә төче суның тулысынча бетү куркынычы янамый. Планетада су җитәрлек, тик аның күбесе тозлы, ә аны төчеләтү бик кыйммәткә төшә. Төче су да җитәрлек, ләкин, әйткәнемчә, тигез бүленмәгән. Кайбер илләрдә ул артыгы белән, ә икенчеләрендә – дефицит. Шуңа күрә суга бәйле низаглар да килеп чыга.
Суга кагылышлы кыскача гына шушы мәгълүматларны укып та, гыйбрәт алып, үзебезнең нинди бәхетле икәнебезне аңлап була. Туган җиребез гөлләр иле генә түгел, тәмле сулар иле дә. Шигъри Агыйделе генә дә ни тора бит! Шушы бәхетебез өчен Аллаһыбызга, Табигать-анага рәхмәтле булып яшик, сулыкларны пычратмыйк. Күңелләребез дә саф чишмә суыдай ак, чиста булсын!

Зәйфә Салихова.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас