Гомумән алганда, алданган өлешчеләрнең 80гә якын гаиләсе хокукларын тергезәчәк һәм күптән көтелгән фатир алачак.
- Югарыда телгә алынган гражданнарның яртысыннан артыгы үз ачкычларын алды һәм өй туйлады. Октябрьский шәһәре өчен соңгы комплект ачкычларны тапшырганнан соң бу мәсьәлә тулысынча ябылачак. Үз чиратыбызда, без республикада зыян күргән гражданнарның хокукларын тергезү буенча чараларны тормышка ашыруны контрольдә тотуны дәвам итәчәкбез, - диде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
29 июль көнне Октябрьский шәһәре хакимияте тарафыннан Рәхимҗан Насыйров урамы, 6нчы йорт адресы буенча 19нчы кварталда торак йортны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт бирелде. Торакның гомум мәйданы 142 фатирга 6,1 мең кв. метрдан артык тәшкил итте.
Исегезгә төшерәбез, өлешчеләр үз фатирларын 2017 елда ук алырга тиеш иде.