+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 август 2022, 03:05

Сипайловода чокыр ямалды

Ә Туймазы районының Серафимовка авылы халкы Республика белән идарә итү үзәге ярдәмендә суга тиенде.

Сипайловода чокыр ямалдыСипайловода чокыр ямалды
Сипайловода чокыр ямалды
2018 елның ноябреннән башлап Башкортстан ЦУРы социаль челтәрләрдә һәм “Дәүләт хезмәте. Бергә хәл итәбез” платформасында 548640 хәбәр эшкәрткән. Нәкъ шул вакытта республикада “Инцидент-менеджмент” сис­темасы эшләтеп җибәрелгән иде. Бу сан артында шәһәр һәм районнар хакимиятләренең, республика башкарма власть органнарының һәм Башкортстан белән идарә итү үзәгенең команда эше тора.

“Башкортстанга җитәк­челек итүнең беренче көн­нәреннән үк Радий Хәбиров халык белән диалогны үстерүгә зур игътибар юнәлтте. Шуңа күрә Башкортстандагы җитәкчеләр күптән социаль чел­тәр­ләрдә эшли. Министрлыкларда, ведомстволарда, муниципалитетларда һәр җитәк­ченең сәхифәсе бар, ә алар­ның эше республика Башлыгы боерыгы белән регламентланган”, — ди төбәк Баш­лыгының Социаль комму­ника­цияләр буенча идарәсе җитәк­чесе Елена Прочаковская.
Хәзер урыннарда муниципаль идарә үзәкләре булдыру бик актуаль. Бу процесс Башкортстанда әле башлана гына, әмма Бөре, Нефтекама, Салават, Баймак шәһәрләрендә муниципаль үзәкләр әзер инде.
Шушы көннәрдә Башкорт­станның ЦУР системалары теркәгән мөрәҗәгатьләргә күз салыйк. Туймазы районының Серафимовка авылында яшәүчеләр су җитмәүгә зарлана. Мондый мөрәҗә­гатьләр быел җәй Башкортстанда шактый күп булды. Су җитми... Проблема аңлашыла: җәй, эссе, күпләр бакчаларга су сибә. Бу исә — суүткәргечкә өстәмә йөкләнеш.
Бу очракта Серафимовка авылының “Водоканал” компаниясе хезмәткәрләре проб­лемалы территорияне тик­шергән һәм авылга су бирүче тагын бер өстәмә насос урнаштырган.
“Тулаем алганда, республикада су белән тәэмин итү темасы буенча җитди эш алып барыла. “Чиста су” федераль программасы бар, төбәк һәм муниципаль программалар эшли. Проблеманың катлаулылыгына карамастан, без акрын гына булса да алга хәрә­кәт итәбез”, — дип язалар Республика белән идарә итү үзәгеннән.
Уфа шәһәренең Гагарин урамындагы 43нче йортта яшәүчеләргә ихатадан чыкканда юлдагы чокырлар аркасында бик сак булырга туры килә. Бу хакта Башкортстан Башлыгы постына шәрехләрдә йортта яшәү­челәрнең берсе язган. Хәбәр “Инцидент-менеджмент”ка – Башкортстан белән идарә итү үзәгенең бер мәгълүмати системасына эләккән. Мониторинг хезмәте проблеманы теркәгән, аннары мәсьәләне хәл итү өчен мөрә­җәгатьне Уфаның Октябрь районы хакимиятенә юллаган.
Халыкның үтенечен ишет­кәннәр — 22 июльгә “Сипайлово” предприятиесе юлчылары Юрий Гагарин урамы буенча 43нче йорт янында чокырларны ямаган. Гомумән алганда, быел 24 июльгә кадәр Башкортстан ЦУРы юллардагы чокырларны ямау буенча 2874 хәбәр эшкәрткән. Чагыштыру өчен: 2021 елның шул ук чорында 1079 мөрәҗәгать бул­ган.
Уфа шәһәренең Киров районындагы “Динамо” стадионы янындагы куркыныч кое Башкортстан ЦУРының “Инцидент-менеджмент” системасына 20 июльдә эләккән. Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз чара күрүне сораган, чөнки люкның нигезенә зыян килгән булган.
ЦУР командасы Киров районы хакимиятендәге коллегалары белән элемтәгә кергән. Эшкә Уфа инженерлык чел­тәрләре хезмәткәрләре кушыл­ган. Шул ук көнне кое ремонтланган.
Мондый мисаллар һәр көнне күпләп теркәлә. Сез яшәгән торак пунктта җитеш­сезлекләр бар икән, тиз арада социаль челтәрләрдә хәбәр итегез. Мөрә­җәгатегез игътибарсыз калмаячак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас