Бәләбәй, Ярмәкәй районнарында һәм Октябрьский шәһәрендә реабилитациянең техник чараларын прокатка алу пунктлары ачылды. Җиһазлар - ходункилар, култык таяклары, инвалид коляскалар, махсус матраслар сатып алынган.
Бу Бәләбәйнең "Чикләрсез изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге проекты кысаларында Президент грантлары Фонды ярдәме белән мөмкин булды.
Прокат инвалидлар, пенсионерлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш ситуациясенә эләккән затлар өчен бушлай.
Проект бу елның 1 мартында старт алды һәм киләсе елның 28 февралендә үз эшен төгәлләячәк.
Реабилитациянең техник чараларын прокатка алу пункты халык арасында да, шәһәр һәм авыл җирлегендә дә зур сорау белән файдалана. Җәйге вакытта, балалар каникулда булганда, травмалар алу куркынычы аеруча арта, һәм ул чакта ярдәмгә прокат пункты килә.
Барлык социаль хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде. Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә техник тернәкләндерү чаралары бушлай өйгә китерелә.
Оешма сайты https://dobro-bez-granic.bash.socinfo.ru/about
Проект турында тулырак монда https://президентскиегранты.рф/public/application/item?id=011642ce-4e2d-4c03-8b90-66542085d931