"Бу яллар да искәрмә түгел. Бу ял көннәрендә республикабыз халкының һәм кунакларының ялы максималь хәвефсез булсын өчен безнең муниципалитетларда 800дән артык кешедән торган 353 профилактик төркем җәлеп ителгән. Моннан тыш, 62 коткару чарасы белән 169 коткаручы кизү торачак.
Ләкин шуны да искәртергә телим, иң зур җаваплылык һәрберебездә ята. Иң мөһиме – үз сәламәтлегең, якыннарың, бигрәк тә балаларыңның гомере һәм иминлеге турында онытмавыгызны сорыйм. Аларны игътибарсыз калдырмагыз, кайчагында нибары берничә минут фаҗига эчендә булырга мөмкин. Җәй алар өчен дә, сезнең өчен дә күңелле хис-кичерешләр белән истә калсын.
Барыгызга да яхшы яллар".