+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Августа 2022, 15:49

Өчпочмаклы хатлар...

(Сугыш еллары кайтавазы)

Өчпочмаклы хатлар...Өчпочмаклы хатлар...
Өчпочмаклы хатлар...
Авылымның тарихын өйрәнгән вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәкинә Миңнеәхмәт кызы Гаскәрова иҗат иткән әсәргә тап булдым. Сәкинә апага шалтыратып, укырга дип сорап алдым. Ул авыл укытучыларына гына хас тыйнаклык белән: “Мин аны үзем өчен генә язган идем”, — диде. Бу әсәр мине тетрәндерде. Ул югалып калмасын, дип, аны гәзиткә тәкъдим итәргә уйладым.
Ул миңа хатында болай дип язган иде:
“Исәнме, Фәйруз!
Әлеге хикәям бераз чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Ул сугыш вакытында сөйгән ярларын югалткан, беренче мәхәббәтләренә тугрылык саклаган, ялгыз калып та балаларына ятимлекне күрсәтмичә үстергән батыр йөрәкле аналарга мәдхия булып яңгырасын иде. Алар исән түгел инде, урыннары оҗмахта булсын! Сәлам белән, Сәкинә апагыз”.

Фәйруз Дәүләтбаев.

Бүген 10 март. Килен булып төшкәнемә дә байтак кына вакыт үтеп бара. Иртәнге эшләр миңа йөкләтелде: иртүк торып мичкә ягу, чишмә суы белән чәй кую, сыер саву һәм башка вак-төяк мәшәкатьләр...
Иртән торып мичкә яктым да, чиләкләрем­не алып чишмәгә суга барырга өйдән чыктым. Их, таң иртәсенең шундый матурлыгы! Акрын гына сибәләп ак кар ява, кар бөртек­ләре бөтерелеп-бөтерелеп уйныйлар да җиргә төшеп чүгәләр, әкияттәге шикелле ме­нә!
Мин, тиз-тиз генә атлап, чишмәгә юнәл­дем. Тик, никтер түбән очка борылып карарга булдым. Кемдер килә. Кем булмас? Фермага эшкә баручыдыр...
Чишмәгә килеп җиттем. Чиләкләремне чайкадым да су алырга чишмәгә борылдым. Сизәм, түбән очтан килүче кеше минем якка борылды да яныма килә башлады. Мин куркуга калдым. Һәм, ниһаять, үземне кулга алып, артка борылып карарга булдым. Минем артта бер әби басып тора. Башына мамык шәл ураган, өстенә бушлат кигән, кулында төенчек. Кулын кулбашыма куйды да: “Балам, кайтыр бит, әйеме, кайтыр, ул кайтырга тиеш”, — диде дә ничек килгән булса, шулай тиз-тиз атлап югары очка таба юлын дәвам итте. Кемне кайтыр дип әйтте икән? Малаенмы, оныгынмы? Ул вакытта аулак өйләрдә дә кунып калулар бар иде бит. Миңа әбинең әйткән сүзләре сер булып калды. Чиләкләремә су алдым да өйгә кайтып киттем. Әби белән чишмә буенда очрашу шулай итеп онытылды...
Тик мәктәптә, укучылар арасында: “Теге саташкан әбине күрдегезме? Мин күрдем, кулында төенчеге дә бар иде...” “Мин дә күрдем, Нөгеш буенда утыра иде, нәрсәдер җырлый иде...”, дигән сөйләшүләрне ишеткә­ли идем, ләкин мин бу сүзләрне игътибарга да алмадым, кызыксынмадым да…
Әмма көтмәгәндә булган бер вакыйга бу хатирәләрне яңадан яңартты, искә төшерде. Аш бүлмәсендә кичкелекне ашап утырабыз. Кинәт ишек ачылды һәм бер әби килеп кер­де. Мин сискәнеп киттем: теге чишмә буенда күргән әби түгелме бу? Әйе, әйе, шул! Кулында төенчеге дә бар. Тик бу юлы башында мамык шәл түгел, ап-ак батист яулык, матур итеп роза чәчәкләре чигелгән ап-ак алъяпкыч бәйләгән. Җәй ае бит. Ул бианам каршысына килде дә: “Сәхипҗамал апа, кайтыр бит, кай­тыр, ә мин көтәм. Әйдә әле, сиңа күрсә­тәм, аңа дип йон оекбашлар, бияләйләр бәйләдем”, — дия-дия, аны кунак бүлмәсенә алып кереп китте. Мин сиздермичә генә аларга иярдем.
Диванга утырдылар. Әби төенчеген чиште, аннан бер пар оекбаш, бияләй, бер бармаклы бияләй тартып чыгарды. Төенчектән тагын нидер эзләде, ниһаять, тапты, өчпоч­маклы хатлар алды. Алар өчәү иде. Хатларны күкрәгенә кысты, акрын гына үпте дә кире төенчегенә салып куйды. Теге бер пар оекбаш та, бияләй дә, пирчәткә дә төенчектә урын алдылар. Төенчекне кысып бәйләде дә урыныннан җитез генә сикереп торып, китәргә ишеккә юнәлде. Чәй эчәргә никадәр генә кыстап карасак та баш тартты. Әби чыгып киткәч, бианам миңа түбәндәге­ләрне сөйләде.
“Бу әбинең исеме – Гөлбану. Ул ˜– Мәтәү-баш авылы кызы. Аның ире Булат исемле иде. Булат белән Гөлбану Байрак авылы Сабан туенда танышалар. Бер-берсен ошаталар, очрашалар, озак та йөрмичә кавышалар. Матур, бәхетле гаилә туа. Авылдаш­лар алар турында, Галиябану белән Хәлил кебек пар, дип сөйли иде. Тик бу бәхетле мизгелләр озакка бармый. Коточкыч сугыш башлана. Булатны фронтка алалар. Гөлбану бианаларында яши, авырлы булып кала. Вакыты җиткәч, дөньяга ир бала туа. Аңа “Фәнүз” дип исем кушалар.
Сугыш вакытында мин Гөлбану белән кыр эшләренә уракка бергә йөрдем. Эшкә тырыш, җитез иде. Урагын җырлый-җырлый, тиз-тиз генә урыр иде дә, туктап, олы юлга карап торыр иде. Кайтыр, дип көтәр иде, кайтырына өметләнә иде. Тик өмете генә, кызганычка каршы, акланмады шул. Кара пичәтле кәгазь аның ишеген дә шакыды. Их, сугыш, ниләр генә күрсәтмәде…
Гөлбану кара пичәтле кәгазьгә ышанмады, кайтыр дип көтте дә көтте. Соратучылар да булды үзен, күп булды. Ләкин башкага кияүгә чыкмады. Улы Фәнүзне күз карасы кебек кадерләп үстерде, кеше итте. Фәнүзнең дә гаиләсе бар, бер ул, бер кыз үстерәләр. Гөлбану алар тәрбиясендә яши. Тик соңгы вакытта ул шулай алышына башлады. Уй кешене шулай итә шул...” — дип, бианам сүзен тәмамлады.
Көн артыннан көннәр, айлар үтте. Бервакыт Гөлбану әбиебез дә бакыйлыкка күчте. Төн уздырырга, сакларга дип күрше-күлән җыелды. Төн шомлы булды. Тышта җил улады. Каяндыр кара болыт чыкты, дөбер-дөбер яшен яшьнәде. Бертуктаусыз яңгыр яуды. Төн саклаучы хатын-кызлар: “Ничек әбине соңгы юлга озатырбыз икән?” — дип куркуга калды. Ә иртәгәсен шундый матур көн туды, кызарып кояш чыкты, бертуктаусыз яуган яңгыр шып туктады. Барысы да көннең матур туганына сөенде. Әбине өйдән алып чыгар алдыннан ахирәте Гөлҗиһан әби төенчекне алып ачты, аннан бер сыңар оекбаш, бияләй, пирчәткә чыкты, өчпочмаклы хатлар да бар иде. Өчесе дә сакланган. Бияләйнең дә, оекбашның да, пирчәткәнең дә сыңары югалган. Булатның Гөлбануга язган хатлары югалмаган. Эчкерсез мәхәббәт хисләре белән язылган хатлар сакланган, Ходай Тәгалә ике яшь йөрәкне күзгә күренмәс җепләр белән бәйләп тоткан хатларның югалуын теләмәгән, күрәсең…
Хатларны улы белән килененә тапшырдылар һәм истәлек итеп сакларга куштылар. Гөлбану әби белән хушлашырга бөтен авыл халкы җыелды. Әбине соңгы юлга зурлап озаттылар. Аннары кешеләр үз өйләренә таралды.
Тик көтмәгәндә табигать тагын үзгәрде. Давыл купты, кара болыт каяндыр килеп чыкты, дөбер-дөбер яшен яшьнәде, чиләкләп яңгыр яварга тотынды. Табигать тә тормышны үзенчә яраткан, авыр сынауларга сыгылмаган, бөгелмәгән, беренче мәхәб­бәтенә тугры булып калган, улына, бердән­беренә гомер бүләк итеп, кеше иткән батыр йөрәкле ананы югалтудан илерде, кайгырды, күрәсең, елады да елады…

Сәкинә Гаскәрова.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас