

Мөрәҗәгатьләрнең артуы Радий Хәбировның юлларны ремонтлау темасына посты белән бәйле. Халыктан чокырларны ямау, күмү, грейдлау буенча үтенечләр килү дәвам итә. Шулай ук Сибай - Акьяр юлының торышы турында хәбәрләр килә, халык әлеге участокны төзекләндерүне сорый. Халык үз хәбәрләренә куйган фотолардан күренгәнчә, юл, чыннан да, бик начар хәлдә, зур йөк машиналары тарафыннан ватылган.
Туймазы халкы Әгертамак - Кандра юлы участогына игътибар итүне сорый. М-5 федераль трассасын ремонтлау белән бәйле рәвештә автотранспорт Әгертамак- Кандра юлы аша йөри, бу исә әлеге участокның җимерелүенә китерә.
Уфа халкы исә Затон бистәсе белән автобус элемтәсенә зарлана.
Шәһәрлеләр, маршрутлар ахырына кадәр уйланылмаган, дип саный. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр итте. "Юлдаш-авылларда яшәүчеләр Һалле округына барып җитәргә һәм аннары Затондагы Күпфункцияле үзәккә эләгү өчен кире борылырга тиеш. Безнең карашка, бистәнең транспорт элемтәсенә зур игътибар бирү зарур", — диде Елена Прочаковская .
Республика Башлыгы, август ахырында күп урынлы автобуслар килүе көтелә, дип хәбәр итте. Ул яңа транспортның Затон юнәлешендә эшли башлаячагын да искәртте. "Проблеманы өйрәнергә кирәк, бәлки, аның күпмедер өлешен Уфаның юлдаш-авылларына юнәлтергәдер. Кешеләр барыннан да күбрәк сораган урынга," — дигән тәкъдим кертте Радий Хәбиров.
Фото: 64.rodina.news