+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2022, 07:00

Эссе дә булачак, яшенле яңгыр да ихтимал...

Якын арада республикада нинди һава торышы көтелә?

Эссе дә булачак, яшенле яңгыр да ихтимал...Эссе дә булачак, яшенле яңгыр да ихтимал...
Эссе дә булачак, яшенле яңгыр да ихтимал...
Узган ял көннәре Башкортстанда ял итү өчен бик уңайлы булып чыкты: һава торы эссе, кояшлы булды.

Республикада бу атнаның беренче эш көнендә эсселек +33 градуска җитәргә мөмкин. Әмма урыны белән яшенле яңгыр явуы, көчле җил чыгуы ихтимал. Төнлә исә уртача булачак: нибары +13; +18 градус.

Бүген һәм иртәгә Уфада көннәрнең эссе булуы көтелә. Төнлә һаваның уртача температурасы + 18, көндез термометр баганалары + 28, +30 градус күрсәтәчәк. Яңгырларны синоптиклар фаразламый, аларның мәгълүматлары буенча, көн болытлы гына булачак.

Фото: "Башинфом" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас