-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2022, 12:08

Гаилә белән суга төшеп киткәннәр...

Машина салонында дүрт кеше булган.

Гаилә белән суга төшеп киткәннәр...
Гаилә белән суга төшеп киткәннәр...

Шакшаның су алу җайланмасы янында “Рено” автомобиле суга төшеп киткән. Һәлакәт вакытында салонда дүрт кеше була, аларның икесе - балалар. Бәхеткә, алар машинадан чыга алган.

Автомобиль үзе агым буенча түбәндәрәк 30 һәм ярдан 10 метрда табылган. Өлкәннәрдән беркем дә зыян күрмәгән. Яшь ярымлык баланы тикшерү өчен дәваханәгә озатканнар.

Әлеге вакытта машинаның ни сәбәпле суга төшеп китүе ачыклана.

Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: