Татарстанның Азнакай районындагы Чатыртау республиканың иң биек географик ноктасы икән. Борын-борыннан нәкъ шушында үткәрелгән җыеннарда иң мөһим мәсьәләләр тикшерелеп, хәл ителгән. Шушы тауда яшьләр җыелып бәйрәм үткәргән. Чатыртау бүген дә ниндидер тылсым-көче белән үзенә җәлеп итә. “Ул Татарстанның Эльбрусы да, Эвересты да”, – дип шаяртты бәйрәмгә килгән кунаклар. Нәкъ менә шуңа күрә дә унөченче ел рәттән Чатыртау кунак җыя, биредә төрки халыкларның төбәкара халык иҗаты фестивале үтә.
Быел бу җыенда Татарстан районнарыннан, Ырынбур һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Башкортстаннан – Туймазы районыннан, Октябрьский шәһәреннән фольклор иҗат коллективлары катнашты.
Фестиваль төбәк тарихын чагылдыручы “Чатыртау җиле” театрлаштырылган тамашасы белән башланып китте. Чатыртау белән бәйле тарихи вакыйгалар баннерларда да күрсәтелгән иде. Фаразлар буенча, Уфага барганда бу төбәктә Габдулла Тукай тукталган. “Бәйрәм бүген” шигыре шушында үткән җыеннарның берсендә алынган тәэссоратлардан чыгып язылуы ихтимал, диелә.
Ә менә бу тарихи вакыйга борынгырак. Риваятьләр буенча, Емельян Пугачев яклылар Чатыртауда чатырлар корып, патша гаскәрләре белән көрәшкә әзерләнә. Таудагы мәгарәдән кылыч табылуы да шуны куәтли кебек. Ә иң сагышлы тарих – Сөембикә турында. Булачак ханбикә үсмер чорында Чатыртауда тукталган, имеш. Казан патшабикәсе булгач та ул Чатыртауны, аның белән бергә үсмер чорларын бик сагынган.
“Чатыртауда җыен”ның тагын бер традициясе – Азнакай төбәгендә туып-үскән иҗади шәхесләрне кунак итеп чакыру. Быел да бәйрәмгә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, “Халкым минем...” тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова һәм башка иҗади шәхесләр килгән иде.
“Балачак аланы”, “Чәк-чәк аланы”, “Халыклар дуслыгы аланы”, “Сөлге аланы”, “Уен Fest аланы”, “Әдәбият аланы” мәйданчыкларында, үзләренең милли традицияләрен саклап, Азнакай җирендә яшәүче татар, урыс, башкорт, чуваш, әрмән, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка халыкларның көнкүрешен чагылдыручы күргәзмәләр әзерләнгән, милли ризыклар, кул эшләре тәкъдим ителгән иде, осталык дәресләре үтте.
Туймазы районы Кандра авылының “Хәзинә” ветераннар ансамбле “Чатыртауда җыен”да дипломга лаек булды. Алар коллектив әгъзасы Наҗия Гәрәева иҗат иткән “Яшик әле!” җырын башкарды.
Биредә һәркем үзенә кызыклы юнәлешләрне тапты – матур концерт программасы да, очрашу-аралашулар да. Гореф-гадәтләрен, телен ихтирам итүчеләр балаларын, оныкларын да бәйрәм күрсәтергә алып килгән. Без дә башкорт тирмәсендә кунак булып чыктык.
Халык үз итсә генә мондый бәйрәмнәрне озак еллар дәвамында оештырырга мөмкин. Бирегә килгән һәр кеше бу тарихи урынның шифалы һавасын сулап, сафланып, хәтта Раббыбызга берникадәр якынаеп, рух алып, тагын да баеп кайтып китте.
Резеда НУРТДИНОВА.
Уфа – Туймазы – Азнакай – Уфа.