Сораштыру күрсәткәнчә, һәр өченче катнашучы (34%) янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен начар хәтерли һәм ашыгыч хәл килеп чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Тикшеренүләр нәтиҗәләрен алга таба эшләү өчен Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә тапшырдылар.
Янгыннан ничек котылырга һәм бәла килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга? Туры эфир кунагы, МЧСның Башкортстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Петр Ильин түбәндәге киңәшләре белән уртаклашты.
* Янгын башланса, бинадан тизрәк чыгып китегез!
* Төзек электр приборларыннан гына файдаланыгыз!
* Кабызылган электр җиһазларын караучысыз калдырмагыз!
Чыгып киткәндә утларны һәм электр приборларын сүндерегез!
Ут белән уйнамагыз
Янгын турында 112 номерына шалтыратыгыз!