

Бу хакта бүген төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән профильле ведомствоара комиссия утырышында сүз барды. Яңа документ 2023 елдан үз көченә керер һәм юлларда хәвефсезлекне арттыруга юнәлтелгән чараларны системалаштырыр дип көтелә.
Гомумән алганда, 2022 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда төбәктә авариялелек кимүнең уңай динамикасы күзәтелә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, юл һәлакәтләре саны, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 13,4 процентка, зыян күргән кешеләр саны – 10,8 процентка (2251 кеше яраланган), ә һәлак булучыларныкы 17,3 процентка (201 кеше һәлак булган) кимегән. Шул ук вакытта июль аенда гына да республика территориясендә 52 кеше автомобиль һәлакәтләрендә зыян күргән.
Шуңа бәйле рәвештә, Владимир Севастьянов машина йөртү культурасын күтәрүгә һәм аварияләрне кисәтүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар кабул итүнең актуальлеген билгеләп үтте. Алар арасында – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотовидеотеркәү комплекслары челтәрен алга таба үстерү, шул исәптән юл чатларын һәм каршы як полосага чыгу кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту. Шулай ук трассаларның авария участокларында юл билгеләрен урнаштыру, балалар һәм яшьләр белән аңлату эшен үстерү, автомәктәпләргә методик ярдәм күрсәтү, төбәктәге юл хәленең начараюы турында машина йөртүчеләргә смс-хәбәрләр җибәрү зарур.
Башкортстан Башлыгы юл хәрәкәте иминлеген арттыруга комплекслы якын килүнең мөһимлеген ассызыклады.
- Беренче яртыеллыкны без яхшы нәтиҗәләр белән уздык. Тик июль статистикасы күрсәткәнчә, актив эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга һәм кисәтүгә юнәлтелгән барлык чараларны, һичшиксез, кертергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.