+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2022, 13:30

"Управдом" җыеннары үтәчәк

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең коммуналь хуҗалыгы объектларын киләсе көзге-кышкы чорга әзерләү турында фикер алыштылар.

"Управдом" җыеннары үтәчәк"Управдом" җыеннары үтәчәк
"Управдом" җыеннары үтәчәк

Республика ТКХ министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, республика буенча кышка уртача әзерлек 71 процент тәшкил итә. Темплар узган еллар дәрәҗәсенә туры килә.

– Гомумән алганда, без кышка күпфатирлы 18397 йортны әзерлибез. Әлшәй, Бәләбәй, Бүздәк, Ярмәкәй, Мәчетле, Дүртөйле, Тәтешле, Кырмыскалы районнарында әзерлек аеруча югары, – дип билгеләп үтте Ирина Голованова. - Белоретны аерым контрольдә тотабыз, анда узган кышта җылылык системасында берничә авария булган иде. Анда җылылык белән тәэмин итүче челтәрләрне алмаштыру буенча эш күләмнәре икеләтә арттырылды. Шулай ук Күмертау ТЭЦын куллануга кабул итүне төгәллибез. Җылыту сезонына барлык әзерлек эшләре 15 сентябрьгә кадәр төгәлләнәчәк.

Башкортстан Башлыгы республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына муниципалитетлар белән бергә җылыту сезоны алдыннан «Управдом» форумнарын оештырырга кушты.

– Безнең җитешсезлекләр булды, халыкка барлык торак-коммуналь мәсьәләләрне җитәрлек дәрәҗәдә аңлатмыйбыз. Шуңа күрә 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр һәр шәһәр һәм районда муниципалитетлар башлыклары катнашлыгында «Управдом» форумы үткәрәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. - Халык белән бу очрашуларга ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләрен чакырырга кирәк, барысы да бер-берсен ишетсен өчен. Сентябрь ахырында узган очрашулар турында йомгаклау докладын тыңларбыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас