+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2022, 09:20

Яшьләр бер миллион сумга кадәр грант ота ала

Башкортстанда социаль яктан әһәмиятле проект өчен 1 миллион сумга кадәр акчаны кемнәр ала алуы турында язган идек инде, хәзер исә моңа бераз ачыклык кертеп үтик. Алар - 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр.

Инициативаны 22 августка кадәр «Русия яшьләре» АИСның грант модулендә бирергә мөмкин. Карагыз, нинди номинацияләр бар:

яшьләр, шул исәптән үзмәшгульлекне оештыруга юнәлтелгән проектлар; кече территорияләрне үстерүгә юнәлтелгән проектлар;

#берләштер - мәдәниятара диалогка һәм халыкара хезмәттәшлеккә проектлар;

#якла - яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы торуга юнәлтелгән проектлар;

#стирай_границы - мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләүгә юнәлтелгән проектлар; экологик мәгърифәтчелеккә юнәлтелгән проектлар;

#двигай_сообщество — урта махсус уку йортларының студентлар берләшмәсенә ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар;

иҗади башлангычларга ярдәм итүгә һәм мәдәни-мәгариф мохитен үстерүгә юнәлтелгән проектлар;

гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән проектлар; #ачык ил - туристларны җәлеп итүгә һәм яшьләр туризмын үстерүгә юнәлтелгән проектлар;

#сәламәт бул! - спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар;

#тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән проектлар; #баш бит - яшьләр медиа үсешенә юнәлтелгән проектлар;

#Бергә - ирекмәннәр хәрәкәтен үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар;

#Тынеодин — тискәре девиант тотышын профилактикалауга һәм яшьләрне социальләштерүгә юнәлтелгән проектлар.

Кызыксынасызмы? Башкортстан Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының яшьләр проект-офисында әлеге проект буенча бушлай консультация алачаксыз. 8 (347) 246-56-31 телефоны буенча хәбәр языгыз яки шалтыратыгыз.

Ә тагын социаль проектлаштыру буенча укый аласыз. «Яшьләр Академиясе. Грантлар» грант конкурсының потенциаль катнашучыларына соцпроектлау белән танышырга, ә тәҗрибәле катнашучыларга тема буенча белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Беренче этап-тест үткәрү, аннан соң "Росмолодежь" актуаль видеокурс сайлый. Академия сайты: https://academy.myrosmol.ru

#Аңлатабыз Башкортстан

Яшьләр бер миллион сумга кадәр грант ота ала
Яшьләр бер миллион сумга кадәр грант ота ала
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас