+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 август 2022, 07:40

“Аек авыл” барыбызны да “айнытсын” иде

Хезмәтенә “бер ярты” сораучыга түгел, ә аны эшен эшләтеп тәкъдим итүчегә нәфрәт белән карарга кирәк.

“Аек авыл” барыбызны да “айнытсын” иде“Аек авыл” барыбызны да “айнытсын” иде
“Аек авыл” барыбызны да “айнытсын” иде
Авылга кайткач, байтак еллар буе күрешмәгән сыйныфташымны очраттым. Элекке пәһлевандай егет бирешкән. “Салыштырырга” яратканын ишеткән идем инде. Үз яшеннән шактый өлкәнрәк күренүен шәйләдем. Әле аштан кайтып килешләре. “Ну, шәп әзерләгәннәр табынны: нинди генә аракы юк. Коенырга да җитәр иде, – ди ул. – Иртәгә баш төзәтергә дә чакырырлар әле”. Уңайсызланып хатыны кушылды: “Нәрсә сөйлисең инде, сәрхүш?.. Әллә башкаларның аракы күргәне юкмы? Аш-суны әйбәт әзерләгәннәр, бик матур җырлашып утырдык, дип әйт, ичмасам”, – ди эчкән иренә йодрыгын йомарлап. Мондый сүзләргә ире әллә күнеккән, әллә аңлап җиткермәде – башка бер сүз дә дәшмәде.
Менә шулай, ашка яисә кунакка барганда еш кына хуҗаларның табын муллыгын аракысының күп булуы, ничек кыстап эчерүләре белән бәйлибез, җәмәгать. Әлбәттә, барлык авылда да, бөтен кешеләр дә шулай кылана дип уйларга ярамый. Әмма мондый хәл – чынбарлык. Бу – тормыш.
Күптән түгел мин республика Башлыгы Радий Хәбировның “Телеграм-канал”ында әлеге проблемага кагылышлы фикерен укыдым да, Башкортстан җитәкчелегенең борчылуларына кушылдым. Әлбәттә, Интернет челтәре булган очракта да, бик күпләр һаман да аңа “ияләшә” алмый. Шуңа да аны күпләр укый алмавы да ихтимал. Радий Фәрит улының фикерләре уйланырга гына түгел, ә кулга каләм алырга да мәҗбүр итте.
Ә болары рәсми фикерләр. Русиянең Яман шешкә каршы көрәшүчеләр җәмгыяте президенты Давид Заридзе фикеренчә, алкогольне чамасыз куллану хезмәткә яраклы 15 яшьтән 54 яшькәчә булган кешеләр арасындагы үлемнең 50 проценттан күбрәгенә сәбәпче. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының элекке җитәкчесе Вероника Скворцова тагын да аянычлырак сан китерә. Аның сүзләренә караганда, хезмәткә яраклы яшьтәге ирләр үлеменең 70 проценты – алкогольле эчемлеккә һәм аны күп куллану белән бәйле төрле чирләргә бәйле. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: илдә ир-егетләрнең – 40 проценты чамасы, шулай ук, хезмәткә яраклы яшьтәге хатын-кызларның 15 проценты “яшел елан” белән дус. Шунысы да мәгълүм: Бөтенденья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләмәсе буенча, эчкечелеккә бәйле сәбәпләр белән Русия ел саен 5 процентка кадәр эчке тулай продуктын югалта. Монысы узган елдагы чыганактан алынса да, үзгәреш әллә ни зур түгелдер.
Эчкечелекнең “тамырлары” кайда? Аңа чик куеп буламы? Башкортстан Башлыгының әлеге проблемаларга карата фикерләре нинди яклау тапты?

“Аек авыл” барыбызны да  “айнытсын” идеКүрәсең, русиялеләрнең алкогольле эчемлек түгел, ә суррогат аракы белән “мавыгуы” бик җитди проблема тудыра. Чөнки бу мәсьәлә берничә ай элек кенә Федерация Советында каралган иде. Абруйлы дәүләт трибунасыннан илебездә 70 меңнән артык авылда легаль аракы сату ки­бетенең булмавы турында мәгълүмат яңгырады. “Ихтимал, бу хәл, – дип исәпли Федерация Сове­тының Бюджет һәм финанс базары буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Рябухин, – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм илнең төрдәш министр­лыгының “шөреп”­ләрне артыграк кысу нәтиҗәседер дә. Билгеле, ул 70 мең авылда яшәүчеләрнең барысы да эчеп, кәеф-сафа корып яшидер, дигән фикер тумый. Ә моңа кадәр эчкәннәре нәрсә эшләргә тиеш? Дөрес, хәмер сатучы кибет юк икән, әлеге шөгыль, ягъни аракы сату алыпсатарлар кулына калачак. Шул рәвешле, бизнес хуҗалары аның арзанлысына, ягъни суррогатка өстенлек бирәчәкләр. Икенчедән, аракыны легаль сату нокталары булмау “сәмәй” ясаучыларга юл ача.
Әлбәттә, дәүләтнең алкогольне легаль сатуны көйләүгә игътибар бирүе һич тә илдә эчкечелекне пропагандалауга яисә керем алуны арттыруга түгел, ә ялган хәмер сатуны бетерүгә һәм, ничек кенә сәер яңгырамасын, халыкка сый­фатлы алкоголь продукциясе тәкъдим итүгә, бер үк вакытта профилактик чараларны арттыруга юнәлтелә”.
Белешмә. Узган елда Русиядә кулланылган барлык алкоголь продукциясенең 25-35 проценты – легаль булмаган. Шулай ук, үткән ел Интернет аша легаль булмаган алкоголь базары әйләнеше 2,75 миллиард сумга җиткән.
– Авылда яшәүчеләрне контрафакт аракыдан якларга, сакларга кирәк, – ди Сергей Рябухин. – Моның өчен авылдагы сәүдә нокталарына таләпләрне үзгәртергә кирәк, аңлаеш­лырак итеп әйткәндә, алкогольле продукция сату өчен билгеләнгән тәгаен мәйдан зурлыгы булу мотлак түгел. Мин, авылда хәмер сатуны туктатып кына көрәшү җитми, ә анда яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып бару нәтиҗә­лерәк, дигән фикердә.
2000 еллар башыннан Хөкүмәт алкоголь базарына таләпләрне әкрен генә көчәйтә башлады. Яңа акцизлар хакы хәтта инфляция дәрәҗәсеннән ике тапкырга артыграк иде. Башта бу карар нәтиҗәле булды. Шушы еллардан соң гына алкогольгә бәяләрнең 50 процентка артуы илдә хәмер куллануны 25 процентка киметкән. Шул рәвешле, ел саен илдә хезмәткә яраклы яшьтәге 350 мең ир-егетнең гомерләре сакланып кала. Бу – әлеге катего­рия­дәге халыкның 1 проценты дигән сүз. Әлеге мәгълүматлар Русия электрон мәктәбе ( РЭШ) профессоры Евгений Яковлев чыгышыннан алынды. Галим фикеренчә, дәүләтнең алкогольгә каршы көрәшү сәясәте күпмедер дәрәҗәдә уңай нәтиҗә бирә, әмма, шул ук вакытта, “хәмер базары”ның зур өлеше һаман да “караңгылыкта” калуын дәвам итә, ягъни суррогат аракы җитештерүчеләргә каршы көрәш канәгатьләнерлек түгел. Соңгы мәгълүматлар буенча Русия дөньяда алкоголь куллану дәрәҗәсе буенча 13-15нче урында тора.
Башкортстанда суррогат алкогольдән агуланып үлүчеләр саны дүрт тапкырга якын кимеде. Бу турыда узган айда “Телеграм-канал”да Башкортстан Башлыгы хәбәр итте.
— Без бу хәл белән дүртенче ел көрәшәбез. Күренеп торган нәтиҗәләр дә бар. Әгәр 2018 елда алкогольдән 211 кешенең гомере өзелгән булса, 2021 ел йомгаклары буенча – 57, ягъни 4 тапкырга якын кимрәк. Ә күпме гаилә саклап калынды! Күпме бала әти-әниле гаиләдә үсү мөмкинлеге алды, аек әтиләре белән вакытларын файдалы үткәрә, аның белән футбол уйный, кинога йөри һәм бергәләп дәресләрен әзерли алды, – дип язды Радий Фәрит улы.
Республика җитәкчесенең ни дәрәҗәдә борчылуын, уйлануларын дәлилли бу фикерләр. Үзе белдерүенчә, эшчән­лекнең беренче көннәреннән үк легаль булмаган алкоголь продукциясенә каршы көрәшү аның игътибар үзәгендә тора.
Рәсми мәгълүмат. Республиканың Сәүдә һәм хезмәт­ләр күрсәтү министрлыгы әзерләгән белешмәдән күренүенчә, 2021 елда Башкортстанда сәүдә әйләне-шен­нән 35 мең литр суррогат аракы тартып алынган.
Тикшеренүләргә караганда, суррогат алкоголь, нигездә, авыл җирендә күбрәк сатыла. Әлбәттә, агулы эчемлек белән сәүдә итүчеләр биредә аерым категориядәге кеше-ләрнең социаль хәленнән оста итеп файдалана. Аракы сатылган кибет юклыгы, продукциянең арзанрак булуы һәм, әлбәттә, эшен “бер ярты”га эшләтүчеләр табылу легаль булмаган хәмер сатучылар өчен яхшы табыш. Кызганычка каршы, авылда һаман да “бер ярты” универсаль валюта булып калуын дәвам итә. Соңгы елларда хәл бераз үзгәрә башлады кебек: авылда, мәсәлән, баш төзәтер өчен генә кемнеңдер эшен бер яртыга башкарырга әзер булучыларга караганда, киресенчә, эшләрен аракы белән генә түләп башкартырга теләүчеләр арта кебек. Андый кешеләрдә суррогат аракы һәрвакыт табыла. “Чишмәләр”ен корыту өчен менә кемнәр белән көрәшергә кирәк!
Республика Башлыгы Радий Хәбиров хуплавы белән барлыкка килгән “Аек авыл” проектын, гомумән, ил күлә­мендәге игътибарга лаек чара дип кабул итәргә кирәк. Аның асылы шунда ки, проектта катнашучы авылда яшәү­челәр ниндидер закон, чикләү кысаларында түгел, ә шәхси башлангычлары белән гомумән, алкоголь кулланудан баш тарта.
Белешмә. “Аек авыл” проекты өченче ел эшли. Шушы вакыт эчендә муниципаль этапта – 150, республика бәйгесендә 27 авыл җиңеп чыкты.
– Республикада бик күп санда кешеләрнең аек тормыш белән яшәргә омтылуы куандыра, – ди Радий Фәрит улы. – Башкортстанлылар спорт белән шөгыльләнә, фести­вальләр һәм төрле конкурслар үткәрә, онытылган кәсепләрне тергезә, яшьләрне һәм балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә, бәйрәмнәр оештыра. Алай гына да түгел, кайбер авылларда яшәүчеләр үзләре яшәгән җирдә алкоголь продукциясе сатуны бөтенләй туктатуны сорап мөрәҗәгать итә.
“Аек авыл” проектында катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта. Республика конкурсының географиясе дә киңәя. Әлбәттә, чаралар теге яки бу авылда алкоголь сатуны тыюга бәйле чаралар белән генә чикләнми. Авыл­ның бар яклап та “аек” һәм зур призга лаек булуы “Голос РБ” пор­талында тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Быел дүрт номинациядәге бәйгедә 12 финалист авыл көрәште. Иң зур авыллар арасында, мәсәлән, җиңүче булып Бөрҗән районыннан Абдулмәмбәт авылы танылса, калган номинация­ләрдә Тәтешле районының Түбән Балтач, Хәйбулла райо­нының Кече Арслан һәм Зилаер районының Сәләх авыллары җиңеп чыкты.
Белешмә. “Аек авыл” проектында җиңүчеләр өчен бирелгән приз фонды – 40 миллион сум. Һәр номинация буенча беренче урын алучы авылларга – 5әр миллион, икенче урынга – өчәр һәм өченче урынга ия булганнарга икешәр миллион сум акча бирелде. Җиңүчеләр әлеге сумманы үзләренең авылларын төзекләндерү эшләренә тотына ала.
Ни өчен аек авыл гына билгеләнә, ә шәһәрләр түгел? Беренчедән, шәһәрдә “коры закон” кертү проблемалы. Чөнки беркем дә, өйдән-өйгә кереп, анда яшәүчеләрнең фикерен ишетеп йөри алмый. Гомумән, әлеге проект компактлы һәм бер-берсен якыннан белеп, даими аралашып яшәгән авыллар өчен уңайлырак. Һәм аек яшәү башлангычы өстән кушылган әмер белән түгел, ә авыл халкының бергә кабул иткән карары белән башкарыла.
– Без дә ни өчен шәһәрләр катнашмый, дигән сорауны еш ишетәбез. Аны, әлбәттә, шәһәр халкына бирергә кирәк. Эш шунда: социаль проблемалар авылда күбрәк – эш юк, яшьләр читкә китә. Без әлеге проблемаларны хәл итүдә республика дәрәҗәсендәге барлык мөмкин­лекләрне, ресурсларны кулланып хәл итәргә тырышабыз. “Аек авыл” проекты Башкортстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклауда һәм шул ук вакытта авыллардагы аерым проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәле, үзен аклаган чараларның берсе, – ди “Аек авыл” республика конкур­сының оештыру комитеты рәисе, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы әгъзасы Сәлия Морзабаева.

Олег Төхвәтуллин.
Фото Интернет челтәреннән алынды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас