

- 8 августтан Шаран авылының «Минем документлар» офисында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шулай ук үзмәшгульләр эшчәнлеген субсидияләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Күпфункцияле үзәк кирәкле документлар пакеты буенча консультация бирә һәм субсидияләүгә гаризалар кабул итә. Түләүләрне билгеләү турындагы карарны Шаран районы хакимияте кабул итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: төрле максатлар өчен документлар пакеты бер-берсеннән аерылып тора, аның белән КФҮ сайтында, контакт-үзәк телефоны аша, яки якындагы офиска шәхси мөрәҗәгать иткәндә танышырга мөмкин, — дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.
Чыгымнар өлешен субсидияләү түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла:
- инженерлык инфраструктурасын тоташтыру;
- Русия лизинг оешмалары белән төзелгән лизинг килешүе буенча беренчел взнос һәм лизинг түләүләрен түләү;
- төп акча алу;
- Русия кредит оешмасында инвестиция максатларына төзелгән кредит килешүе буенча процент ставкасын түләү;
- товар билгесен һәм коммерция концессиясе шартнамәсен (субконцессия) куллану хокукын бирү турында лицензия килешүен гамәлгә ашыру;
- бинаны, аның өлешләрен һәм җир кишәрлеген арендалау һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү;
- продукция җитештерү өчен кирәкле чимал, чыгым материаллары сатып алу ;
- электрон сәүдә мәйданчыкларында (маркетплейсларда) товарлар, эшләр һәм хезмәтләр урнаштыру, санлы кушымталар һәм сайтлар эшләү.
Чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Белешмә:
Шаран авылындагы КФҮ офисы Пролетар ур., 4 адресы буенча урнашкан.
Эш режимы: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, җомга: 09:00-18:00, пәнҗешәмбе: 09:00-20:00, Шимбә: 09:00-13: 00, Якшәмбе: ял.