“Патриот” хәрби паркы Русия Герое, өлкән лейтенант, хәрби-десантчы Максим Серафимов исемен йөртәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итүенчә, хәзер бу хакта аның күрсәтмәсе әзерләнә.
Билгеле булуынча, махсус билгеләнештәге төркем командиры, өлкән лейтенант Максим Серафимов 27 февральдә разведка отряды составында дошманның көчле уты астына эләгә. Өлкән лейтенант кыю һәм тәвәккәл рәвештә оборона оештыра, 30 дошманны һәм бер бронетранспортерны юк итә. Алыш барышында подразделение бинаны 10 сәгатьтән артык обороналый. Чираттагы штурм вакытында гранаталарның берсе офицердан ике метр ераклыкта килеп төшә. Максим Серафимов гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, солдатларның гомерен саклап кала. Русия Президенты указы белән хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен уфалы өлкән лейтенант Максим Серафимов үлгәннән соң Русия Герое исеменә лаек булды.
“2023 елда Мәләвез районының Воскресенское авылында Воскресенск картиналар галереясын капиталь ремонтлау башланачак”, — дип хәбәр итте Радий Хәбиров киңәшмәдә. Бу кечкенә генә музей — Воскресенскиның архитектура һәм мәдәни бизәге. “2023 елда монда капиталь ремонт башлыйбыз: мәдәниятебезнең йөзек кашын саклап калу өчен түбәне, диварларны ремонтлаячакбыз, җылыту системасын яңартачакбыз”, — диде Радий Хәбиров.
Галерея Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның филиалы булып тора. Бу Башкортстанда 1940-1990 елларда Мәскәү рәсем сәнгате, графика һәм сынлы әсәрләр мәктәбенең бердәнбер җыентыгы. Галерея бинасы федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты дип танылды.
Башкортстанда ел башыннан исерек шоферлар гаебе белән 123 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итте. Узган атнада Башкортстанда 65 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 73 кеше зыян күргән, 7 кеше һәлак булган. Ел башыннан республика юлларында 208 кеше үлгән, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 40 кешегә кимрәк.
“2022 елның 1 августыннан 7 августына кадәр исерек хәлдә машина белән идарә иткән 243 кеше тоткарланды. Шуларның тугызы — юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче. Ел башыннан исерек хәлдә тоткарланган шоферларның гомум саны — 8295 кеше. Шуларның 123е авария ясаган”, — диде Александр Булушев.
Быел Башкортстан аграрийлары 4 миллион тоннага якын ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта вице-премьер, республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җиткерде. “Көтелгән күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсеннән 2 тапкыр диярлек артып китә — былтыр без 2,2 миллион тонна уңыш җыеп алдык. Майлы культуралар буенча план — 500 мең тоннадан артык, шикәр чөгендере буенча 1,3 миллион тонна тәшкил итә. Урып-җыю кампаниясендә 3960тан артык комбайн эшли, бу узган елгы күрсәткечтән 120 берәмлеккә күбрәк”, — дип белдерде министр.
Уфа халкы Затон бистәсе белән автобус элемтәсенә зарлана. Шәһәр кешеләре маршрутлар ахырына кадәр уйланылмаган, дип саный. Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр итте.”Юлдаш-авылларда яшәүчеләр Һалле округына барып җитәргә һәм аннары Затондагы Күпфункцияле үзәккә эләгү өчен кире борылырга тиеш. Безнең карашка, бистәнең транспорт элемтәсенә зур игътибар бирү зарур”, — диде Елена Прочаковская.
Республика Башлыгы август ахырында зур, күп урынлы автобуслар килүе көтелә, дип хәбәр итте. Ул яңа транспортның Затон юнәлешендә эшли башлаячагын да искәртте. “Проблеманы өйрәнергә кирәк, бәлки, аның күпмедер өлешен Уфаның юлдаш-авылларына юнәлтергәдер. Кешеләр барыннан да күбрәк сораган урынга”, — дигән тәкъдим кертте Радий Хәбиров.
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр, җылыту сезоны башланыр алдыннан, Башкортстанда “Управдом” форумнары узачак. Кешеләргә төбәктә җылылык өчен түләүне исәпләү системасының ничек эшләве турында сөйләячәкләр. “Без халыкка күп нәрсәне аңлатмыйбыз, моны җитешсезлегебез, дип саныйм. Хәтта 1/12 һәм 1/8 исәпләү системалары буенча да. Минем карашка, кешеләр әле моны да аңлап бетерми. Шуңа күрә аңлатырга кирәк”, — диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларын “Управдом” форумнарында катнашырга һәм кешеләр белән турыдан-туры аралашырга чакырды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.