-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2022, 22:42

Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!

10 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Территорияләрне үстерү фондының баш идарәче директоры Константин Тимофеев видеоэлемтә режимында файдалануга тапшыру сроклары бозылган, ә өлешчеләр үз фатирларын ала алмаган күпфатирлы йортларны төзеп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар.

Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!

Фикер алышуда шулай ук Фонд экспертлары, төзелеш блогы ведомстволары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, Уфа хакимияте җитәкчеләре катнашты.

- Фонд командасына Башкортстанда яшәүчеләр өчен иң кискен булган торак мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров. - Ышанам, уртак тырышлык белән без Русия Президенты Владимир Путин куйган бурычны үтәрбез - алданган өлешчеләр мәсьәләсен 2023 ел ахырына кадәр хәл итәрбез.

Территорияләрне үстерү фондының баш идарәче директоры Константин Тимофеев шулай ук республика белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

- Фондның Күзәтчелек советы Башкортстанның "сакаллы" 77 йортына карата карар кабул итте. Шуларның 39ы - төзеп бетерү турында, 38е - компенсация түләү турында. Акча түләү хокукына ия 3,3 мең өлешченең 80 проценттан артыгы акча алган. Шул ук вакытта проблемалы объектларның бердәм реестрыннан 19 йортны чыгардылар, - диде ул.

Фондның Күзәтчелек советы карары буенча Башкортстанда яшәүче 2,8 мең кешенең хокуклары торгызылды. Компенсацияләр суммасы 6,7 миллиард сум тәшкил итте. Август башына проблемалы объектларның бердәм реестрында республиканың тагын 80 “озак төзелеш” объекты кала.

Киңәшмәдә төбәктә зыян күргән өлешчеләрнең хокукларын торгызу буенча юл карталарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук торакны файдалануга тапшыруның билгеләнгән срокларын үтәү чаралары каралды.

Фото: glavarb.ru

Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Алданган өлешчеләр хокуклары яклана!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: