Өсән елгасына якын гына, тау астында, гүзәл табигать кочагында урнашкан бу кечкенә авыл.
Бер очрашу – үзе бер гомер. Бер генә, әмма искиткеч матур урам булып сузылган авылда бүгенге көндә яшәп ятучы өлкән апалар, абыйлар да чара буласы урынга ашыкты. Куш-Елгада үсеп, төрле якларга таралышкан авыл балалары да – хәзер инде фәлән яшьтәге ир-егетләр, апалар, яшьрәкләр – коштай очып кайтты. Ә алар белән киленнәр, кияүләр, оныклар... Кочаклашып күрешүләр, көлешүләр, бер-береңнең хәл-әхвәлен белешүләр, йөзләрдә – шатлык, күңелләрдә балачак хатирәләрен, үткәннәрне яңарту...
Чара буласы урынны да сайлый белгәннәр. Бәйрәм ачык һава астында, яшел келәм сыман үлән каплаган ачык урында оештырылды.
Менә эскәмияләргә утырышкан яшен-картын тынычланырга чакырып, азан тавышы яңгырый. Аны матур йомшак тавышлы авыл кияве Фәнил Әхмәтҗанов әйтә.
Шулай башланып китте җырлар, нәфис сүз белән үрелеп барган, ихласлыгы, гадилеге белән бәйрәмдә катнашкан һәркем күңелендә озак сакланачак, үз нәсел-нәсәбен барлауны, истәлекләргә бирелүне гаиләсендә, өендә дә дәвам итәргә башлангыч биргән бу матур чара.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче шушы авыл кызы Рузилә Әхмәтҗанова-Вәлиева – бәйрәмне төп оештыручыларның берсе ул. Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең белгән-күргәннәрен туплап, алар белән сөйләшеп, картәнисенең сөйләгәннәрен – барысын бер җепкә сәйлән итеп тезгәндәй, авыл тарихын барлаган ул. Тузлыкуш авыл биләмәсенә караган бу авыл турында рәсми чыганакларда исеменнән башка бер мәгълүмат та юк. Әмма авыл бар, аның инде бер гасырлык тарихы бар! Рузилә ханымның туган авылы халкын җыеп, аның тарихы белән таныштыруы, Авыл, Хәтер, Очрашу бәйрәме оештыруы үзе зур мактауга лаек.
Инде тарихына килсәк... Чыннан да, йөз ел элек биредә нәрсә булган? Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, якынча 1921 елда бу урынга ерак та түгел урнашкан Чаганлы авылы кешеләре күз сала башлаган, аларга буш басу җирләре кирәк булган. Монда дүрт чишмә бәреп чыга, төньяктан бу җирне тау салкын җилләрдән саклый. Тирә-юньдә катнаш урманнар, ә тау башында урман кисүчеләр яшәгән, нигәдер аларны “тюремщиклар” дип йөрткәннәр.
Күз салган урынга беренче булып Закир исемле кеше, ә аннары Рәсүл Вәлиев килгән. 1922 елда Чаганлыдан Локман алихов, Кәримулла Батыров, Сәяхетдин Зәйдуллин, Сәлмән Салиховлар килеп, булачак авыл өчен урын сайлаганнар. Тау башы тигез түгел, алар тау астына, түбәнлеккә тукталганнар. Жирәбә ярдәмендә кемнең кайда утырачагын билгеләгәннәр. “Урыслар утырганчы урын алып калыйк”, дип ашыкканнар. Мунча төзегәннәр, кыш чыкканнар. Уллары булган гаиләләргә җир бүленгән. Күрше-тирә авыллардан аларга кәләш сайлаганнар. Күпләп мал асрый башлаганнар, иген иккәннәр.
– Кояш чыкканчы мал-туарны көтүгә чыгара идек, ә үзебез – басуга, кул белән чүп утарга, – дип әбисенең сөйләгәннәрен җиткерә Рузилә ханым. – Авылда сепаратор булмаган, сөт аертырга күрше авылга йөргәннәр. Бәләбәй базарына җәяү көянтә белән сөт, май, катык, каймак сатарга бара торган булганнар.
Салават Юлаев исемендәге колхоз оешкан. Ел эчендә билгеле күләмдә эш көне (трудодень) җыярга кирәк булган. Һәр ихатага салым салынган: фәлән кадәр күләмдә ит, сөт, май, йомырка тапшыру каралган. Җитмәгән кеше аларны күршесеннән алып торган, ә аннары аңа бурычын кайтарган.
Бу яңа җирләр бик уңдырышлы булган. Сугышка кадәр уңыш җыю буенча хуҗалык районда һәрчак алдынгы урынны тоткан, миллионер колхоз булган. Нигәдер “поселок” дип йөртелгән авыл кешеләре эшсөючән, тырыш булулары белән аерылып торган. Заманында ат абзары, сыер, тавык фермалары, Өсән елгасы буенда хәтта дуңгыз фермасы булуы шул хакта сөйли. Үз ашлык саклагычы, тимерлеге, умарталыгы, хәтта яслесе эшләгән.
1935 елда Яхья Каһиров башлангыч мәктәп ачкан. Авылдагылардан башка, Каен-Елга, Исмәгыйль авылларыннан балалар укыган. Ә кичке якта өлкәннәр укырга-язарга өйрәнгән. Сугыштан соң Сәлимгәрәй Чанышев, Гөлҗиһан Вәлиева укытучы булып эшләгән. 1952 елда мәктәпне Каен-Елгага күчергәннәр.
Бөек Ватан сугышы афәте бу кечкенә авылны да урап үтмәгән. Ул өрлектәй таза 21 ир-егетен фронтка озаткан. Сугыштан аларның унысы гына әйләнеп кайткан. Яшь хатыннар тол калган, балалар ятим үскән.
Куш-Елга авылыннан 112нче башкорт атлылары дивизиясендә ике күрше – Муса Насыйбуллин белән Бәхтегәрәй Дәүләтов хезмәт иткәннәр. Фронтта алар һөҗүмгә күтәрелгәндә яки чигенгәндә, ял иткән вакытларда бер-берсен күздән ычкындырмаска, инде берсе белән бәла-каза була калса, аның ятим калган гаиләсе турында кайгырту, ярдәм итү турында сүз куешкан. Кызганычка каршы, бер алыш кызган мәлдә Муса авылдашын югалта. Сугыш тынып торганда күпме генә эзләсә дә, аны таба алмый. Ә гаиләгә Бәхтегәрәйнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.
Сугыш чоры михнәтләрен авыл авыр кичергән: атларны фронтка озатканнар, җирләрне эшкәртү өчен сыер-үгезләр җиккәннәр. 9-10 яшьтән – балалар басуда эшкә җигелгән.
Җиңүдән соң да авыл үз тормышы белән яшәвен дәвам иткән. Җирләр уңдырышлы булганга, елгага якын җирдә кәбестә, помидор, кыяр үстергәннәр. Өсәннең икенче ягында карлыган, кура җиләге һ.б. үскән. Тау битендә кавын, карбыз, кишер, чөгендер, суган ишелеп уңган.
Узган гасырның 30нчы еллары башында авылда клуб ачылган. Анда дәртле, җыр-биюгә оста авыл халкы спектакльләр, концертлар куйган, кинофильмнар да күрсәтелгән. 1960 елларда клуб эшләүдән туктый. Аның озак кына буш торган бинасын Исмәгыйльгә контора бинасы итеп күчерәләр. 1964 елларга кадәр авылда кибет тә эшләгән.
Әйтергә кирәк, урамы яшел үләнле, халкы сабыр холыклы бу авыл иң авыр елларда да ачлык кичермәгән, шактый бай, мул тормышта яшәгәннәр. Күрше авыллар хәтта көнләшкәннәр Сәбәпләре берничә: беренчедән, үзләренең тырышлыгы, икенчедән, җирләре уңдырышлы, ә өченчедән, эчәр суларының-чишмәләренең йодка бай булуы. Моны тикшерүчеләр дә раслаган. Суда йод булу физик чыдамлыкны да, интеллектуаль сәләтне дә үстерә.
1953 елда үз көчләре белән авылга су керткәннәр. Һәр хуҗалык үз җирендә траншея казыган, торбаларны исә, яшереп торасы юк, төннәрен ерак түгел эшләгән нефтьчеләрдән дә чәлдергәннәр.
Бер гасырлык гомерендә авыл чәчәк аткан чорын да, хуҗалыклар берләшкәч, сүнә баруын да кичергән. Шулай да аны һич тә киләчәксез авыллар исәбенә кертеп булмый. Бүгенге көндә кибете, мәктәбе, клубы һ.б. булмаса да, ул күркәм сыйфатларын югалтмыйча яши. Барлык уңайлыклары булган авыллардан аермалы, мондагы кешеләр табигатькә якын буларак, яшел җәйгә рәхмәтле булып, аның җиләген-мәтрүшкәсен, гөмбәләрен җыеп, мунчага хуш исле каен себеркеләрен әзерләп, Өсән буе сандугачларының сайрауларын тыңлап яшәгәнгәме, аеруча ихлас, кунакчыл, якты күңелле.
Исеменә килгәндә, дүрт чишмә кушылып киткәнгә, Куш-Елга дип атаганнар дигән хатирә калган.
Туган җирләрендә намуслы хезмәт итеп, игелекле балалар үстереп, яшәгән олы буын кешеләренең күбесе бүген җир куенында. Аларны мәкаләбездә исемләп искә алу һич артык булмас. Шоферлар Искәндәр Мөхәммәтҗанов, Равил Шәйхуллин, механизаторлар Мансур Фәррахов, Миңнегол Салихов, Галимҗан Зәйдуллин, мал караучы Байтимер Дәүләтов, чөгендер үстерүчеләр Фәүзия Фәррахова, Зәкия Мөхәммәтҗанова, икешәр гектар чөгендер үстереп, орденга лаек булган Зинфирә Салихова, савучылар Тәгъзимә Дәүләтова, Канифә Зәйдуллина һ.б. Чапаев исемендәге колхозның төп көче, таянычы булган.
Авылдан китеп, шәһәрләрдә төрле тармакларда хезмәт куйган ул-кызлары белән дә авыл горурлана. Әйтик, Бәләбәй ликер-аракы заводында мастер булып озак еллар фидакарь хезмәт куйган Галия Салихова, Бәләбәй сөт комбинатында эшләүче Нурия Габдуллина Башкортстанның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәрләре. Укытучы һөнәрен сайлаганнар да байтак.
Авылның Тузлыкуш урта мәктәбенә йөреп укыган балаларын укыткан Рима Исхакова бәйрәм белән котлау сүзендә:
– Якын-тирә, шул исәптән Куш-Елгадан килеп укучылар, Тузлыкуш балаларына караганда, аеруча тырышлар иде, – дип искә алды.
Чарада сүз алган Рифкать Шәйхуллин авылга электр уты килгән чакларны искә төшерде.
Булмышы белән шушы авылдан чыккан бер шәхескә аерым тукталасым килә. Аның исеме илдә генә түгел, башка чит илләрдә дә төрле телләрдә еш искә алына. Дөнья күләмендә танылган затлы шәхес үстереп, бәләкәй генә Куш-Елга авылы зур шәһәр-авылларның танавына чирткән. Бүгенге көндә Казанда яшәүче 86 яше белән баручы Кев Миңнулла улы Салихов ул. Күренекле галим-физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор. Фәнни эшчәнлеге химик физикага, электрон парамагнит резонанска махсуслашкан. Ул үзаллы һәм автордаш буларак 160 фәнни лекция, 3 курс лекцияләр нәшер иткән. К. М. Салихов – Русия фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Аның фәнни эшчәнлеге халыкара танылу яулаган. Ул АКШ, Германия, Япония, Австралия, Яңа Зеландия һ.б. илләрнең абруйлы уку йортларында лекцияләр укыган. Ленин премиясе лауреаты, башка бик күп бүләкләргә лаек. Бүгенге көндә дә актив яшәү рәвеше алып бара.
Фәрхиҗиһан белән Миңнулла Салиховлар балаларын укытырга, кеше итәргә тырышканнар. Кев абыйның башка туганнары да намуслы хезмәттә абруй казанган. Илнең төрле тарафларында яшәп, намуслы хезмәттә кайнаган алты баланың барысы да укыган, зур урыннарда эшләгәннәр. Кызлары Зәйтүнә – кече лейтенант, уллары Риф – инженер-авиатор, Вәрис шулай ук хәрби кеше, подполковник, Исхәт Миңнулла улы 20 ел буе Бәләбәй педагогия училищесы директоры булып эшләп, якты эз калдырды. Югарыда телгә алынган Галия Салихова да аларның сеңлесе.
Тузлыкуш авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисова кушьелгалыларны бәйрәмнәре белән котлап, бу чараның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Бүгенге көндә авылны, зиратны тәртиптә тоткан Мирзаян Насыйбуллинга, авыл старостасы Рәшидә Сиркинага, шулай ук Рузилә Әхмәтҗановага – Рәхмәт хатлары, олы яшьтәге апаларга бүләкләр тапшырды. Рузилә Рәсүл кызы үзе дә бүләкләрне юмарт таратты.
“Балкыш” җыр төркеме кызлары, шулай ук яраткан җырчыбыз (тумышы белән күрше Каен-Елга егете) Зинил Бикмөхәммәтов, авыл кияве, оста гармунчы Марат Шәрәфетдинов җырлары белән бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Чараның беренче өлеше тәмамланганнан соң, яшел үлән өстенә табыннар җәелде, хис-тойгылары тулышкан яше-карты шашлыклардан, җырлап кайнап торган самавыр чәйләреннән, мул табын сыйларыннан авыз итте; әле теге, әле бу табында күңелле җырлар яңгырады. Кайберәүләр машиналарда авыл очындагы әти-әниләрен, туганнарын зиярәт итәргә юлланды. Әкрен искән җилдә тибрәлгән зират каеннары, рәхмәт, рәхмәт, бүген сез барлык авылдашларыгызны искә алдыгыз, рухлары шат булыр, дип каршы алды сыман.
Әлбәттә, бер очрашуда гына авыл тарихына кагылган – һәркем күңелендә яңарган хатирәләрне бәян итү мөмкин түгел. Әмма изге башлангыч бар, кайберәүләр инде истәлек дәфтәрләре дә ачкандыр. Һәр елны очрашырга, авылның яшәү утын сүндермәскә сүз куешты авыл кызлары һәм уллары.
Чараны әзерләүгә, оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә, әлбәттә, иң башлап Рузилә белән Фәнил Әхмәтҗановларга, шулай ук аларга һәртөрле ярдәм күрсәткән авылдашлары Галия Салиховага, Әнисә Бикмөхәммәтовага, Хәлит Габдрахмановка, Мирзаян Насыйбуллинга, укытучы Яхья абыйның кызы, озак еллар Бәләбәй медицина училищесында китапханәче булып эшләгән Рита Зәйдуллинага һ.б. халык рәхмәтле.
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.