+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2022, 22:37

Җиһан белән туры элемтәдә!

Бүген, 10 августта, Уфада Донбасстан килгән балалар өчен халыкара космик станция белән һәвәскәр радиоэлемтә сеансы үткәрелде. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы болай дип язган.

Җиһан белән туры элемтәдә!
Җиһан белән туры элемтәдә!

“Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 100гә якын кыз һәм малай УДАТУ каршындагы "Университет мәктәбе" тәрбия программасының җәйге сменасында катнашу өчен Башкортстанга чакырылган. Укучылар Русия Герое Олег Артемьевка сорауларын бирә алды. Космонавт әле җиһан корабында 144нче тәүлек эшли, бу - аның МКСта икенче экспедициясе.

Радиоэлемтә сеансы Уфа авиация университетының телекоммуникацияләр кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде. Кафедра җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Айдар Салихов сүзләренә караганда, килештерү процессы әле бер ай элек үк башланган, чөнки күп нәрсә космонавтларның МКСта булу программасына, җиһазларны көйләүгә һәм башка мөһим факторларга бәйле.

“Төп катлаулылык секундлы синхронлаштыру программасында чагыла. МКСка сигнал кулдан тапшырыла, шуңа күрә элемтә сеансының уңышы, нигездә, оештыручы эшенә бәйле. Кая китергәнен, кайда тукталуын тоярга кирәк. Бу эш билгеле бер белем һәм тәҗрибә таләп итә. Балаларга бүген зур бәхет елмайды, дип саныйм, без элемтә урнаштыра һәм Русия экипажының иң тәҗрибәле космонавты Олег Артемьев белән сөйләшә алдык. Һәм бу - без биек биналар белән чикләнгән шәһәр шартларында", - дип сөйләде Айдар Салихов "Башинформ" хәбәрчесенә.

Диалог нибары 7 минут дәвам итте.

“Уфа, авиация университеты, сезне ишетүемә шатмын”, - дип сәламләде радиоэлемтәдә катнашучыларны космонавт Олег Артемьев. Бу вакытта микрофонга чын космонавт белән сөйләшергә теләүчеләрдән бер чират тезелгән иде. Балаларны бигрәк тә космик көнкүреш мәсьәләләре кызыксындырды: космонавтлар ничек йоклый, нәрсә белән туклана, идәнне түшәмнән ничек аера. Алар төрле төстә икән, шуңа күрә моның белән проблемалар юк, дип җавап бирде космонавт.

Очып киткәндә аның нинди хисләр кичерүе турындагы сорауга Олег Артемьев моның зур бәхет булуын белдерде. "Гомерең буе омтылганда - бу чын зур бәхет, башкарылган бурыч, хыяллар хисе", - дип сөйләде космонавт.

Дмитровкадан Иван исемле малай космонавтларның нинди тәмле әйбер ашарга теләүләрен һәм аларны җибәрергә мөмкинме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды.

"Мөмкин, - дип җаваплады Олег Германович. - Хатыннарыбызның йөк корабы белән 5 килограмм әйбер җибәрү мөмкинлеге бар. Әгәр дә без нәрсәдер телибез икән, без Җиргә шалтыратабыз һәм безгә посылка җибәрүне сорыйбыз".

Регина исемле кыз исә МКСта азык, су һәм һава запаслары турында сорау бирде. "Алар бездә 6-8 айга җитәрлек. Тагын кагылгысыз авария запасы бар, ул тагын 3 айга җитәчәк ", - дип тынычландырды аны Олег Артемьев.

Аралашу барышында шулай ук космонавтларның үз-үзләренең чәчләрен кисеп йөрүләре һәм хәтта тешләрен дәвалаулары билгеле булды. Моңа аларны җирдә үк өйрәтәләр.

Радиоэлемтә тәмамланганнан соң Олег Артемьев барысына да уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Ул шулай ук, МКС бортында ДНР һәм ЛНР флаглары бар, дип өстәде. "Егетләр, без сезнең белән!" - дип тәмамлады ул сеансны алкышлар һәм "Ура!" тавышлары астында.

"МКСта булган космонавтлар белән элемтә - бу ниндидер гаҗәеп нәрсә. Гомеремдә беренче тапкыр шундый хәл! Мин бүген МКСның хәрәкәт итүен үз компьютерларыбыздагы һәм телефоннарыбыздагы кушымта аша җиңел генә күзәтә алуыбызны белдем ", - дип уртаклашты элемтә сеансыннан соң
ДНРның Снежное шәһәреннән Иван.

Екатерина Уфага ДНРның Шахтерск шәһәреннән килгән, моңа кадәр ул Башкортстан турында бик аз белгән.

"Безгә өч шәһәр сайларга тәкъдим иттеләр, мин Уфаны сайладым һәм үкенмәдем. Сезнең үз тарихы булган бик матур шәһәрегез, кызыклы архитектурагыз бар. Ә МКС белән элемтә - ул, әлбәттә, гадәти булмаган могҗиза. Космонавтлар турында күп яңалыклар белдем. Тик шунысы кызганыч, барысы да сораулар биреп өлгермәде ", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бу - "Университет сменалары" тәрбия программасы кысаларында Луганск һәм Донецк халык республикалары гражданнары өчен Уфа дәүләт авиация техник университеты тарафыннан оештырылган икенче смена. 10 көн эчендә 100гә якын бала республиканың әйдәп баручы югары уку йортында белем алачак. Балаларны пилотсыз очкычлар буенча мастер-класслар, 3D-принтерда эшләү, проектлау һәм узыш болидларын төзү нигезләре көтә. Смена тәмамлангач, һәр катнашучы “Аэрокосмик УДАТУ” мәктәбендә белем алу турында сертификат алачак.

Программа спорт һәм күңел ачу блокларын чиратлаштыруга исәпләнгән. Шулай итеп, смена кысаларында балалар өчен Уфа планетариена, Хәрби дан музее, "Русия - минем тарих" тарихи паркы, "Уфа" аэропортына походлар оештырылачак. Моннан тыш, теплоходта сәяхәт, Уфа буйлап экскурсия, шулай ук шәһәрнең иң борынгы кинотеатрында "Уфадан, мәхәббәт белән" фильмын карау планлаштырылган.

Смена күңел ачу программасы белән 16 августта төгәлләнәчәк - татлы мамык, фотобудка, призлар һәм бүләкләр, Уфа кавер-төркеменнән концерт программасы булачак.

Белешмә. Халыкара космик станция - күп максатлы космик тикшеренү комплексы буларак кулланыла торган пилотлы орбиталь станция. МКС - уртак халыкара проект, анда 14 ил катнаша: Бельгия, Бразилия, Германия, Дания, Испания, Италия, Канада, Нидерланд, Норвегия, Русия, АКШ, Франция, Швейцария, Швеция, Япония”.

Фото:пресс-служба УГАТУ

Җиһан белән туры элемтәдә!
Җиһан белән туры элемтәдә!
Җиһан белән туры элемтәдә!
Җиһан белән туры элемтәдә!
Җиһан белән туры элемтәдә!
Җиһан белән туры элемтәдә!
Җиһан белән туры элемтәдә!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: