+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 август 2022, 07:20

ЦУР: Әлшәйдә игезәк балалар туган!

Республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы тормыш, министрлык һәм ведомстволардан коллегаларның эше турында - безнең постлар дайджестларында.

ЦУР: Әлшәйдә игезәк балалар туган!ЦУР: Әлшәйдә игезәк балалар туган!
ЦУР: Әлшәйдә игезәк балалар туган!

Без аларны даими рәвештә бастырабыз. Мәсәлән, якшәмбе көнне Башкортстан ЦУРы битләрендә республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты постларына күзәтү ясалды. https://vk.com/wall-201146046_43424

Бүген без ЦУРның туры эфирында бу теманы дәвам итәргә булдык. Республикада ЗАГС эше турында Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Альмира Солтанова сөйләде.

Юстиция комитетының 23 июльдәге посты. Сирәк очрак: Әлшәй районының ЗАГС бүлегендә игезәкләр туу теркәлгән, балалар бер минут ара белән туган. Сабыйларны Данелия һәм Дамир дип атаганнар:
https://vk.com/wall-134643264_3184
Әти-әниләрен котлыйбыз!

Сүз уңаенда, исемнәр турында. ЗАГС бүлекләре Даир, Август, Еремей, Дариана, Брианна-Валерия дигән гадәти булмаган исемнәрне терки. Ә менә иң популяр исемнәр - Александр, Искәндәр, Кәрим, Артем, Дмитрий, Егор, София, Ясминә, Полина, Ева, Дарина, Эмилия.

Юстиция комитетының 3 августтагы посты – республиканың Нуриман районы Красная Горка авылында яшәүче Рәмзия һәм Мөхәммәтсафа Шәйхлисламовлар "алтын туйларын" билгеләп үтте:
https://vk.com/wall-134643264_3204
Һәм янә – безнең котлаулар!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас