Шаян, тапкыр сүзле Кинҗәбулат Гыймалетдинов бабайның дуслары да, туганнары да күп була. Беркөнне иң якын дип санаган дусларын сынап карамакчы була.
“Кичә кич күрше Михайловка авылыннан килгән бер урыс белән бәхәсләшеп китеп, ялгыш үтерә сукканмын. Аны үземнең йорттагы базга яшердем, әйдәгез, мәетне чыгарырга ярдәм итегез әле”, – дип үтенә икән. Тегеләре: “Юк инде, брат, синең өчен суд юлларында йөрисебез килми әле”, – дип китеп бара икән. Шуннан соң ике туганын алып килеп, дусларына сөйләгәннәрне әйтә. Туганнары: “Яхшы эшләмәгәнсең инде, абый, хәзер үк авыл Советына, милициягә хәбәр итәргә кирәк, үзең аларга дөресен аңлатып бирсәң, яхшырак булыр”, – ди. “Ярар, базга төшкәч күрерсез”, – ди Кинҗәбулат. Базга төшкәч, тегеләр базда кеше тапмый. Бу турыда абыйларына әйтәләр. Кинҗәбулат: “Менә моны алып чыгыгыз”, – дип, имәннән эшләнгән бал мичкәсен алып чыгарга куша. Соңыннан башка туганнарын да җыеп, табын коралар, туганнарча күңел ачып, җырлашып утыралар. Әлбәттә, моңа кадәр якын күреп йөргән дуслары соңыннан Кинҗәбулат янына килергә дә оялган. Шулай итеп, иң якын дустың да туганыңны алмаштыра алмый, дияргә ярата иде Кинҗәбулат бабай. Дусларның кемлеген беләсең килсә, аларны авырлык белән сыныйсы икән.
Бер карында яралган, шунда үзенең тәүге ризыгын тапкан кешеләр, якты дөньяга тугач та, бер-берсенә туган булып калырга, бер-берсен кайгыртырга тиеш. Чөнки алар бер атадан, бер анадан туган. Шуңа да “туганнар” дип аталалар. Бер күкрәк сөтен имеп, бер ананың кочагында үскән балаларның бер-берсенә якын калулары аларның тормышларына, ризыкларына бәрәкәт бирә. Туганнар белән тату яшәп, ризыгың киңәя, гомерең озыная. Кызганычка каршы, соңгы елларда һәр авылда, һәр нәселдә диярлек туганлык җепләре өзелүе күзәтелә. Бәлки моның сәбәпләре дә күптөрледер. Юкка гына хәтер калдырулар, авыр сүз әйтүләр шуңа алып барадыр да. Бертуганы матур итеп йортлар салып, җитеш тормышта яшәгәненә сокланасы урынга, аңардан көнләшеп, аралашудан туктаган кешеләр дә юк түгел. Кайбер туганнар арасында аталарын җирләгәннән соң, күз яшьләрен сөртергә дә өлгермичә, мал-мөлкәт бүлешү өчен зур тавыш чыга. Өч көнлек дөнья малын арттырам дип, кеше үз башына туганының рәнҗешен ала. Нәтиҗәдә, туганнар арасы бозыла, әтинең исеме, нәселе, фамилиясе пычрана. Бу атадан балаларына калган мөлкәт бер кайгы-хәсрәткә әйләнә. Бәлки, үзе исән чагында балаларын үз йортына җыеп, газизләренең үзара тату яшәүләрен теләп, үзеннән соң каласы йортын, машинасын һәм башка мөлкәтен кемнәр исеменә язып калдыруы турында аңлатуы яхшырак та буладыр. Синең якын кешеләрең белән аралашмавың балаларга тәэсир итүен дә онытмыйк. Әти-әни үз туганнары белән йөрешми икән, аларның балалары да үзара тыгыз бәйләнештә булмаячак. Бу күренеш әти-әнинең абруен күтәрми, әлбәттә. Туганнар арасында булган җылы хисләрне һәрвакыт ныгытып, яхшыртып тору кирәктер. Ярар, без болай да туганнар инде, дип туганың белән еллар буе күрешмәсәң, аралашмасаң, хәлен белмәсәң, туганлык хисе акрынлап сүнә. Әйткәндәй, матур итеп үткән юбилей, туйларда туганнарның катнашмавы, күңелгә кыенлык китерми микән? Хәзер кайбер туганнар белән Коръән мәҗлесендә, туган көннәр уздырган урыннарда гына очрашырга кала түгелме? Әйе, туганнарның да төрлесе була. Кайберләре ачык күңелле, аралашучан, кайберләренең игелеген дә күрмисең, үзең кылган игелеккә рәхмәт тә ишетмисең. Ничек кенә булмасын, аның бу гадәтенә игътибар итмичә, аралашып яшәү хәерле булыр. Ул синең гомерең буена газиз, якын кешең булып калырга тиеш. “Җан тартмаса да, кан тарта”, “Туганың таш белән атса да, аңа аш белән кайтар”, – дигән мәкальне дә онытмаска тырышып яшибез. Үз туганың белән аралашмау, әлбәттә, вакытлыча гына күренеш. Иртәме – соңмы алар үзара дуслашып, яңадан туганнарча аралашып та китәр. Ә артка әйләнеп карасаң, якыннарың белән тату яшәлмәгән, бер-береңне шатландырырлык күпме гомер заяга үткән. Әйе, тормышта синең якын күргән, ышанычлы дусларың да булырга тиеш, ләкин алар барыбер туганнарны алмаштыра алмый.
Һәр гаиләдә туганнар белән дус һәм тату яшәп, ризык һәм гомерләребезне арттырырга насыйп булсын. Авыр вакытларда бер-беребезгә терәк-таяныч булып, ярдәм итешеп, куанычта сөенешеп, матур итеп яшәргә тырышыйк, дусларым!
Рим Исламгулов,
мәгариф һәм хезмәт ветераны.
Гафури районы,
Кормантау авылы.