+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Августа 2022, 05:45

Исерек булсаң, утырма!

Илдә “Аек шофер” хезмәтен рәсмиләштерергә җыеналар.  

Исерек булсаң, утырма!Исерек булсаң, утырма!
Исерек булсаң, утырма!

Моны Русиянең иҗтимагый башлангычы экспертлары тәкъдим итте.

 

Активистлар Административ хокук бозулар турында кодекска һәм “ОСАГО турында” Законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Проект авторлары искәртүенчә, хәзер исерек кешене аның машинасында йортына кадәр алып кайтырга карар иткән шофер 500 сум штрафка тарттырылырга мөмкин. Чөнки “автогражданка” полисына мондый аек шофер язылмаган, димәк, игелекле хезмәт кагыйдәләрне бозу булып каралачак. Моннан тыш, әгәр “аек шофер” клиент автомобилендә авариягә тарыса, ОСАГО зыянны капламаячак.
 
Шундый куркынычы булса да, әлеге хезмәткә ихтыяҗ барыбер зур булып кала (аны ешрак таксистлар күрсәтә). Җәмәгатьчеләр юл хәрәкәтендә катнашучыларны артык мәшәкатьләрдән арындырырга һәм мондый ярдәмне тулысынча законлаштырырга тәкъдим иткән. Моның өчен Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр кертергә туры киләчәк, анда мондый аңлатма язылачак: мәҗбүри страховка полисына язылмаган граждан “аек шофер” хезмәтен башкаручы булып чыкса, ул административ җаваплылыктан азат ителә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас