

Белорет районында елгада үсмер батып үлгән. Әлеге хәл турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу хәл Ломовка авылыннан ерак түгел Агыйдел елгасында була. 12 яшьлек малайның өлкәннәрдән башка җайлаштырылмаган пляж янында су коенганлыгы билгеле. Шаһитлар аны судан тартып чыгарган. Фаҗига урынына табиблар килгән, алар баланы реанимацияләргә омтылган, тик, кызганычка каршы, үсмер үлгән. Аның мәете полиция хезмәткәрләренә бирелгән.
Хәзерге вакытта белгечләр оператив-тикшерү чаралары уздыра.
Фото: ufa.kp.ru