+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 август 2022, 08:59

Юлда янә ике кешене югалттык...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте Әбҗәлил районында булган.

Юлда янә ике кешене югалттык...Юлда янә ике кешене югалттык...
Юлда янә ике кешене югалттык...
Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов сөйләгәнчә, авария Әбҗәлил районында Озеровский - Кусим руднигы автоюлының 4нче чакрымында булган.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче 23 яшьлек егет идарә иткән «Lada Priora» машинасы һәм 36 яшьлек ир-егет идарә иткән "Kia Sportage" бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә, "Priora" машинасының водителе һәм пассажиры һәлак булганнар. Медицина ярдәме чит ил машинасы шоферына да кирәк булган.

Әлеге вакытта тикшерү үткәрелә. Билгеле булганча, безнең ил машинасының тонировкасы ГОСТка туры килмәгән.

Фото: ЮХХДИ сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас