+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 август 2022, 06:15

Юлларга яңа автобуслар чыгачак

"Өч ел элек транспорт реформасын башлаганда нәкъ менә "НефАЗ" безгә ярдәм итте һәм республикадан автобусларга беренче заказ кабул итте", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Юлларга яңа автобуслар чыгачакЮлларга яңа автобуслар чыгачак
Юлларга яңа автобуслар чыгачак
"Һәм без урамнардан "колаклы пазиклар"дан арына башладык.

Бу вакыт эчендә без зур, урта һәм кече класслы 943 автобус сатып алдык. Шуларның 20сен республика заказы буенча "НефАЗ" җитештерде. Хәзерге вакытта заводта халык өчен сыйдырышлыгы зур булган 63 автобус җыю төгәлләнә. Әлеге матур, уңайлы, хәвефсез транспорт газ-мотор ягулыгында эшләячәк, бу экология ягыннан бик мөһим, бигрәк тә зур шәһәрләрдә.

Без бу автобусларны Уфа агломерациясендәге иң кирәкле маршрутларга җибәрәчәкбез, мин халыкның үтенечен анализларга куштым. Аерым алганда, алар Затон, Дим, Инорс, Сипайловога хезмәт күрсәтәчәк, анда хәзер киеренкелек күзәтелә. Аларның бер өлешен урта класслы автобуслар алмаштырачак. Аларны республиканың авыл районнарында кулланачакбыз.

Автобусларны алыштыру буенча безнең эшебез шәхси ташучыларны да автопаркларын яңартуга этәрә. Соңгы ике елда алар 150дән артык яңа автобус сатып алган.

Хәзер безнең транспорт реформасы актив фазада, иске автобуслар турында искә алмыйбыз да инде. Кешеләр маршрутларны озынайтуны һәм өстәүне, хәрәкәт графигын яңадан карауны, районнар эчендәге торак пунктларны автобус хәрәкәте белән тоташтыруны сорый. Акрынлап барысын да эшләрбез".


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас