+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Августа 2022, 05:10

Үзәккә үткәне — юллардагы чокырлар!

Уфада да, Гафуридә дә, Балакатайда да халыкны шушы проблема борчый.

Үзәккә үткәне — юллардагы чокырлар!Үзәккә үткәне — юллардагы чокырлар!
Үзәккә үткәне — юллардагы чокырлар!
Белорет районының Новобельское авылында колонкаларның туңуы хакында урындагы ханым социаль челтәрләрдә гыйнвар аенда ук язды. “Үз скважиналары булмаган кешеләрнең барысы да сусыз калды”, — дип зарланды ул.

Мөрәҗәгәтьне Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасы булган “Инцидент-менеджмент” теркәгән. “Мониторинг хезмәте Белорет районы хакимияте белән элемтәгә керде. Авылда суүткәргеч искергән һәм җитәрлек тирәнлеккә күмелмәгән. Шуның аркасында торбалар туңа икән. Проблеманы хәл итү өчен Шыгай авыл Советы хакимиятендә авыл биләмәсе бюджеты исәбенә икенче скважина борауларга планлаштыралар.
Смета әзерләделәр, акча бүлделәр, конкурс үткәрделәр һәм подрядчыны сайладылар, ул 4 июльдә эшкә кереште. Һәм менә нәтиҗә — скважина борауланды, ә Үзәк урамда колонка куелды. Алга таба да эшлибез. Барыгызга да яхшылык телибез!” — дип яза үз сәхифәләрендә ЦУР.
Уфаның Сипайлово бистәсендә, 29нчы мәктәп каршында, зур һәм тирән чокырлар хасыйл булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә якын-тирә йортларда яшәүчеләр хәбәр итә һәм чара күрүне сорый. Республика белән идарә итү үзәге Уфаның Октябрь районыннан коллегалары белән элемтәгә кергән. Ачыклануынча, 29нчы мәктәпкә машина белән шушы юлдан гына якын килергә була икән. Аны уку елы башланганчы тәртипкә китерергә кирәклеге бәхәссез. 26 июльдә юлны “Сипайлово” бистәсен төзекләндерү хезмәте ремонтлаган.
Менә юл темасына “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән тагын бер инцидент. Гафури районының Красноусол авылында яшәүчеләр “Леспромхоз” урамы янында Түлкас елгасы аша салынган күпердәге чокырларны асфальтлауны сораган. 25 июльдә “Красноусол коммуналь хуҗалыгы” учреждениесе хезмәткәрләре бу эшне башкарып та куйган.
Быел 1 гыйнвардан 26 июльгә кадәр Башкортстан ЦУРы юлларны ремонтлау темасына барлыгы 3260 хәбәр эшкәрткән. Былтыр шушы ук чорда алар 2330 булган. Менә тагын бер очрак. Уфада Вологда урамы, 79 адресы буенча урнашкан йорт ихатасына керүне чокырлар кыенлаштырган. Юлны ремонтлау зарурлыгы турында Уфада яшәүче бер хатын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “ВКонтакте” битендә язган. Мөрәҗәгатьне Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары терки.
Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте хезмәткәрләре ихатаның торышы белән танышкан. Бу мәсьәләне хәл итү өчен алар районның коммуналь хезмәтләре белән бергә эшкә тотынган. Эш күләме алдан планлаштырылганнан шактый күбрәк булып чыккан. Июльдә исә әлеге адрес буенча урнашкан ихатага керү юлы тулысынча ремонтланган.
“Юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау темасы буенча мөрәҗәгатьләрне шәһәр һәм район хакимиятләрендәге, республика министрлыкларындагы һәм ведомстволарындагы хезмәттәшләребез белән бергә эшкәртергә тырышабыз, кайвакыт нәтиҗәне көтәргә туры килә. Бу очракта да шулай булды.
Июнь башында Балакатай районының Яңа Балакатай авылында яшәүче кеше Мәктәп урамы буенча 14нче йорт ихатасына асфальт салу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Без бу мәсьәләне хәл итүгә район хакимиятеннән коллегаларыбызны җәлеп иттек. 14 июньдә алар ремонт эшләрен башкаруга аукцион игълан итүен хәбәр итте. Аларны 20 августка кадәр башкарырга сүз бирделәр. 20 июньдә үк коллегалар торглар үткәрде һәм подрядчыны билгеләде. Ә 3 августта ихатага асфальт түшәлде”, — дип тагын бер шатлыклы яңалык белән уртаклашалар ЦУРдан.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас