

Бу - беренче нефть яткылыгын чыгаруга 90 ел тулуга багышланган юбилей объектларының берсе. Шәһәрдә шулай ук Губкин урамында капиталь ремонт эшләре бара, анда гранит бордюрлар урнаштыралар.
Башкортстан нефте ачылуга багышланган мәйданны реконструкцияләүне май аенда башладылар. 470 миллион сумлык проект берничә этапны үз эченә ала. Шуларның беренчесе кысаларында төзүчеләр инженерлык челтәрләрен салуга кереште. Барлык эшләр дә график буенча бара. Реконструкциянең беренче этабын 1 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда Ишембай районында Сайран һәм Скворчиха авылларында ике фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Кинҗәбулат авылында су белән тәэмин итү челтәрләре ремонтланды, Уразбай авылында газ бүлү челтәрләре сузылды. Ишембайда ябык боз шугалагы төзелде, Кузьминовка шәһәр торак районын газ белән тәэмин иттеләр, «Юрматы-2» микрорайонына суүткәргеч үткәрделәр, чистарту корылмалары реконструкцияләнде.