+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 август 2022, 07:50

Җиләк тә җыела, акча да керә

Уфа — Инҗәр — Белорет автоюлында еш йөрүчеләр игътибар итәдер: Архангель районына керү белән юлда җиләк-җимеш, гөмбә, бәрәңге, бал сатучылар тезелгән.

Җиләк тә җыела, акча да керәҖиләк тә җыела, акча да керә
Җиләк тә җыела, акча да керә

Әле нәкъ җиләк чоры. Мондый сезоннан ныклап файдаланып калырга тырыша авыл халкы. Кемдер инде моны кәсепкә дә әйләндергән. Елына карап, сезонына 100 мең сумга кадәр акча эшләүчеләр дә бар, диләр. Шулай, бер-берсеннән күреп, җыючылар да, сатучылар да күбәя. Әлбәттә, рәхәт эш түгелдер инде ул кызу кояш астында җыеп, үткән машиналарның тузанына күмелеп утыру. Ләкин зарланучы юк. Табигать бушлай бирә, бераз тырышлык салырга гына кирәк, акча үзе кесәгә керергә тора, дип елмая апалар. Әлбәттә, җиләк алуыбызны үтенеп, хакын да төшерәләр. Кыскасы, кемнең күңеленә ничек юл табарга өйрәнеп беткәннәр монда. Җиләк кирәкмәсә, әнә, яшь бәрәңге дә алып чыкканнар. Туктаган кеше буш кул белән утырып китми инде.
Күмәкләшеп, җыелышып утыручыларның бер-берсе белән яхшы таныш булуы күренеп тора, монда еш очрашалар, күрәсең. Берәм-сәрәм торучылар да бар. Ә менә алар тәү тапкыр чыгучылардыр, дип берсе янына атладык. Чынлап та, Айсылу Сәйфетдинова да моңа кадәр җиләкне үз гаиләсе өчен генә җыеп эшкәртсә, быел сатуга да чыгарырга карар иткән. Өченче һәм бишенче сыйныфларга күчкән кызлары да ярдәмләшә. Үзләре Приуралье авылында яши. Ире — балта остасы: бура бурап, утын хәзерләп сата. Эшсезлеккә зарланмыйлар, тырышкан кешегә авылда эш җитәрлек, ди хуҗабикә.
— Бу якларда җиләк бик күп. Башта каен җиләге җыеп сатсак, җир җиләге дә озакка сузылды. Яңгырлар яугач, быел аеруча күп. Башта тау итәгеннән җыйсак, әле үлән арасындагысы пешә. Монда яланнар иркен, бөтен җирдә җиләк үсә, экология ягыннан да бик чиста, — ди Айсылу.
Благовар районының Яланкүл авылында туып-үскән кыз 10 ел элек бу якларга килен булып төшкән һәм мондагы шартларга яраклашып беткән. Үз йортларын булдырып, табигать нигъмәтләренә сөенеп, үзләренең хәләл көчләре белән тормыш көтәләр. Әлеге кызу чорда җиләккә көн саен йөриләр. Айсылу әйтүенчә, иң авыры җыю түгел, ә сату икән. Алдагы көнне, мәсәлән, 3 мең 600 сумлык саткан. Тиз сатылса, тагын урманга йөгерәләр.
Шулай, кемдер кәсеп итеп, кемдер, башкалар юктан гына йөремидер, дип, җиләк җыеп сата. Кергән акчасы бу заманда үз урынын бик тиз таба. Кура җиләге, карлыган да чыгаралар, аннары инде гөмбә дә башлана. Әйткәндәй, быелгы яңгырлы елда аны яздан ук җыеп сатучылар да булды.
Менә шулай, кемдер җәйне ял өчен көтсә, акча тәмен белгәннәр аны эш өчен сагынып тора. Архангель яклары кешеләре өчен ул урак өстенә тиң. Кем әйтмешли, теләк һәм тырышлык кына булсын, җиләк тә җыела, азмы-күпме акча да керә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас