

Илсафның әнисе Наилә Рәҗәп кызы әйтүенчә, йөклелек чоры әллә ни авырлыкларсыз уза. Ләкин 5 айлык вакытта йөклелек өзелү куркынычы туа. Берничә тапкыр дәваханәдә ятып чыгарга туры килә. Сабый да дөньяга авырлык белән туа. Ул гына да түгел, өченче көненә сары чире башлана.
Бер ай дәваланганнан соң, анализ тапшыралар. Тромбоцитлар (56) бик түбән булуын күрсәтә ул. Сабыйны әнисе белән ашыгыч рәвештә Республика Балалар клиник дәваханәсенә озаталар. 4 көн буе Илсаф реанимациядә ята. Ике тапкыр пункция алалар, тромбоцитлар агызалар, ләкин күрсәткечләр төшкәннән-төшә бара. Яңа туган сабыйга нинди газаплар аша үтәргә туры килә.
Өч ай эчендә Илсаф өч тапкыр дәваханәдә ятып чыга.
- Өченче тапкыр дәваханәгә эләккәч, компьютер һәм магнит-резонанс томографиясе үткәрделәр. Тикшеренүләр сөякләренең “яктыруын” күрсәтте. Шул вакыт табибларда остеопетроз авыруы түгел микән дигән шик туды. Анализ тапшырып, аны Мәскәүгә җибәрделәр. Өч айдан куркыныч диагноз расланды.
Без бу чир турында мәгълүмат эзли башладык. Шулай итеп, остеопетроз белән авырган балаларын коткарып калган башка ата-аналар белән элемтәгә кердек. Алар Израильдәге Хадасс клиникасына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Әлеге клиника Илсафны дәвалауга алырга әзер. Аңа сөяк миен күчереп утырту таләп иелә. Шул вакытта аны коткарып була. Кызганычка каршы, вакыт бик аз. Мондый авыру белән интегүче балалар теләсә-кайсы вакытта сукыр һәм саңгырау калырга ихтимал. Дәваламаганда, аларның сөякләре, шул исәптән башныкы да, деформацияләнә һәм аларны газаплы үлем көтә. Илсафсыз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Без көрәшәбез, төрле мөмкинлекләрне эзлибез. Зинһар, ярдәм итегез! - ди Наилә, аларның хәленә битараф булмаган барлык кешеләргә күз яшьләре белән мөрәҗәгать итеп.
Әйе, мондый операция бик кыйммәт – 15 миллион сумнан артык. Кечкенә Илсафның гаиләсе өчен бу - күтәрә алмаслык сумма. Әлеге вакытта социаль челтәрләрдә, мәгъүмат чаралары аша изге күңеле кешеләр ярдәмендә акча җыела башлады, ләкин таләп ителгән суммага кадәр бик ерак әле.
Аңлашыла, күпләребезнең хәзерге заманда “кычкырып торган” акчалары юктыр. Әмма кемгәдер ярдәм итәсе, сәдака бирәсе килгән, күңел нечкәргән вакытлар була. Әйдәгез, Илсафка да ярдәм итик! “Ил төкерсә – күл була”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Изгелек җирдә ятып калмый. Сабыйга ярдәм итсәк, бу изгелек үзебезгә, һичшиксез, йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтачак.
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Наилә Рәҗәп кызы Закированың Сбербанк картасы: 4817 7603 2885 4538.
Бу карта 8-917-803-23-83 телефон номерына беркетелгән.