+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2022, 18:30

“Бал кортыдай тырыш булсаң гына...”

Эшнең нечкәлекләрен белеп, дөрес алып барганда һәм үзең дә бал кортыдай тырыш булсаң гына умартачылык табыш чыганагына әверелә. Архангель районының Муллакай авылында яшәүче Флүр Ялалов бу шөгыль белән өч дистә ел мәшгуль.

“Бал кортыдай тырыш булсаң гына...”
“Бал кортыдай тырыш булсаң гына...”
Флүр Гарифулла улына бу “чир” картәтисе һәм әтисеннән “йоккан”. Алар да гомер буе шушы эшне үз итеп, күпләп умарта тоткан. Бәләкәйдән шундый мохиттә үскәч, “Кем булырга?” дигән сорау егет алдында бервакытта да тумый. Урындагы — сигезьеллык, аннары күрше Максим Горький авылындагы мәктәптә төп гомуми белем алу белән Стәрлетамак шәһәрендәге һөнәрчелек училищеларының берсенә юллана һәм ир-егетләргә тормыш көткәндә кирәк булачак белгечлек алып чыга. Ә армия хезмәтеннән кайткач, буыннан-буынга күчеп килгән борынгы һәм бик күркәм шөгыленә, бал кортына хас сыйфатларын чагылдыручы табышлы кәсебенә — умартачылык эшенә чума. Хәзер инде бәләкәйдән умарталар арасында үскән Флүр өчен бу хезмәт кенә түгел, күңеленә ял, җанына тынычлык алу урыны да. Башта әтисе белән икәүләп эшләсәләр, ул вафат булгач, эшне үз кулларына алып, бүген инде гаиләсе белән бик уңышлы башкарып киләләр.
Хатыны Тәнзилә Батырҗан кызы да, әйткәндәй, алар инде 30 ел иңне-иңгә куеп, бер уйда, бер сүздә яшиләр, аның уй-хыялларын һәрчак хуплап алучы да, иң беренче ярдәм итүче дә булгач, эш, Ходайга шөкер, яхшы гына нәтиҗәләр бирә. Ике ул үстергән Ялаловлар. Кечесе әлеге вакытта Украинадагы махсус операциядә катнаша. Аның гаиләсе, оныклары турында да хәстәрлек күрәләр һәм улларының тизрәк кайтуын көтәләр.
Җыелган балны сату да проблема тудырмый. Кем инде сыйфатлы продукцияне үз итмәсен?! Ялаловларның да даими, ел саен нәкъ алардан гына балны сатып алучы үз клиентлары бар. Шулай ук Уфа шәһәрендә узган ярминкәләрдә дә аларны еш очратырга мөмкин.
160 умартаны тәрбияләү, билгеле, җиңелдән түгел, ләкин, үзләре әйтүенчә, күңегелгән һәм күңелгә якын эш. Хуҗалар белән рәхәтләнеп аралашканнан соң умарталыкны күреп кайту теләге белән юлга чыктык. Әйткәндәй, Ялаловларның умарталыгы авылдан өч чакрым ераклыкта, урман эчендәге яланда урнашкан. Кечкенә елга буйлап сузылган басу юлы безне туры умарталыкка алып килде. Табигать хозурлыгындагы матурлык биредә башка ягы белән ачылды. Тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй саф һава, кошлар сайравы, борынны ярып кергән җиләк һәм чәчәкләр исен әкияти мохиткә тиңләрлек. Шулай, тирә-якка сокланып, умарталыкка килеп җиткәнне дә сизми калдык.
— Яздан бирле шунда кайнашам инде. Яхшы бал алыйм, дисәң, үзеңә дә көне-төне хезмәт куярга кирәк, — ди Флүр абый.
Әйе, умарталык бик матур урында урнашкан, аклан юкә урманы белән уратып алынган. Шулай да хәвефе дә юк түгел. Төннәр буе йокламыйча аюлар һөҗүменнән сакларга да туры килә. Умарталык тирәли төрле корылмалар да чалыш табаннар үтеп керә алмасын өчен куелган икән. Флүр абый әйтүенчә, төп урыны шунда булса да, умарталарның бер өлешен, гадәттә, күчереп йөртә. Халык юкә балын аеруча яратып ала, шуңа өстенлек бирергә тырышалар. Менә Белорет районында юкә соңрак чәчәк ата икән. Быел да моннан балны алганнан соң 40 тирәсе умартаны шунда илткәннәр.
Рамнарның бал белән тулуын да бик җиңел билгелиләр икән, еш кына ачып карау да таләп ителми. Бер умарта үлчәүдә утыра. Юкә ныклап чәчәк аткан вакытта бал арта бара: мондый чорда артым көненә 8әр килограмм тәшкил итә, аннары җайлап кими башлый. Без килгәндә, инде юкә балын аертырга әзерләнәләр иде. Мондый эшне тагын август азагындарак башкаралар: бу чорда инде чәчәк балы өлгерә.
— Быел бал, узган елдагы белән чагыштырганда, азрак булырга охшаган. Июнь бик яңгырлы булды, кортлар эшли алмады. Шулай да балны табыш артыннан гына куып җитештермибез бит. Булганына канәгать. Аның табигый дару икәнен һәм сихәтләнер өчен сатып алганнарын да онытмаска кирәк. Ә ел саен күпме бал алганымны, гадәттә, үзем өчен теркәп барам. Мәсәлән, узган елда 5 тонна булган. Бал аерту чорын барыбыз да яратабыз. Җитешкән сап-сары бал агуын күзәтү күңелгә үзе бер зур канәгатьлек бирә, ел буе башкарган эшебез бушка китмәгән, димәк. Балны савытларга тутыргач, кортларга рәхмәт әйтәбез, — ди умартачы.
Әйе, карап торуга ансат кына кебек тоелган әлеге хезмәтнең җимешләре татлы бал булып табынга килгәнче бал корты кебек эшчән, тырыш булырга кирәк шул. Ялаловлар гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан.
 
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: