-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2022, 13:25

Моңа уңганнар гына ирешә ала!

Архангель районында умартачылык белән шөгыльләнергә Ходай үзе кушкан. Биек таулары, чиста сулы елгалары, юкә урманнары, чәчәкле болыннары – табигать тарафыннан барлык шартлар да тудырылган. Шуңа умартачылык — районда авыл хуҗалыгы тармагының төп юнәлешләренең берсе. Урындагы хакимият тә бу юнәлештә шөгыльләнүчеләргә һәм эш башлаучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Районның 300гә якын умартачысын берләштерүче “Архангель балы” ассоциациясе дә төзелгән. Шушы көннәрдә аның җитәкчесе Алексей Трапезников белән очрашып, Архангель умартачыларының эшләре, уңышлары һәм киләчәккә планнары белән кызыксындык.

Моңа уңганнар гына ирешә ала!
Моңа уңганнар гына ирешә ала!
Алексей Петрович умартачылык белән үзен белә башлаганнан бирле шөгыльләнә, дисәм дә, һич ялгыш булмас. Тумышы белән ул Салават районыннан. Аңа бер яшь булганда өлкән Трапезниковлар хатынының туган төягенә килеп урнаша. Алексей Петровичның бу һөнәрне үз итүе дә әти-әнисеннән күчкән, алар да заманында умартачылык белән шөгыльләнгән. Алексей Трапезниковның 80 тирәсе умартасы бар, 1996 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән.
Бу эштә гаиләсе – ныклы ярдәмчесе. Балалары да гаилә эшен дәвам итә, башка өлкәләрдә эшләсәләр дә, һәрберсенең үзенең умарталыгы бар. Уфа шәһәрендәге колледжларның берсендә программист һөнәрен үзләштергән кече кызлары Ксениянең җәйге каникуллары әтисе янында уза. Без килгән көнне дә алар кәрәз җитештерү белән мәшгуль иде.
Фермер хуҗалыгы җитәкчесе, районның үзе кебек уңган умартачыларын җыеп, “Медовик” кооперативы да оештырып җибәргән. 2018 елда алар 2 миллион сумнан артык Грант отып, шул ук елны акчаның бер өлешен үзләштереп, эшләрен киңәйтеп җибәргән. Әйткәндәй, кәрәз җитештерү линиясе – иң кыйммәтле корылмаларның берсе. Максим Горький авылындагы буш бинаны алып, җиһазны аның бер бүлмәсендә урнаштырганнар. Әлеге вакытта биредә эш кайный: иртәдән кичкә кадәр кәрәз җитештерү белән шөгыльләнәләр. Кооператив әгъзалары үзләренең балавызларын алып килеп, бу хезмәт белән бушлай файдалана. Бер тәүлек эчендә әзер продукцияне алып кайтып китәләр. Шулай ук заказ бирүчеләр дә бихисап, ди кооператив җитәкчесе. Әйткәндәй, кәрәз җитештерүдән тыш, балавыздан шәм дә ясыйлар. Ул да бу якларда зур ихтыяҗ белән файдалана.
Грант акчасына бал аерту һәм фасовкалау корылмалары да алганнар. Әйткәндәй, тәүгесен кооператив әгъзаларына таратып биргәннәр. Шулай ук Грант акчалары исәбенә бал кортлары инәләрен ясалма аталандыру буенча курсларда белем үзләштергәннәр. Бу юнәлештә эшне җайлап җибәрергә ниятлиләр. Шулай ук киләчәктә бал кортларының урта урыс токымын үрчетү буенча токымчылык хуҗалыгы булдырырга исәп тоталар.
Архангель балының сыйфатлы һәм тәмле булуын күпләр яхшы белә. Һәрхәлдә, кооператив әгъзаларының бал сату белән проблемалары юк. Гадәттә, йортларыннан килеп алалар. Даими сатып алучыларны табу өчен төрле күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә катнашулары да булышлык итәдер. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә архангельлеләрне еш очратырга мөмкин.
Ә без килгәндә бал аертырга җыенып кына йөриләр иде. Быел май-июнь яңгырлы булгач, бал җыю соңгарак калган. Әмма танылган умартачы бал яхшы булачак, дигән өметтә.
Райондагы барлык умартачылар белән дә аралашып, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып торалар. Җитәкче әйтүенчә, һәрбер умарталыкта үлчәүдә торган контроль умарта бар. Аның буенча кортларның ничек эшләүләрен беләләр. Андагы саннар куандыра. Умарта тотучылар өчен бу үзенә бер зур шатлык булса, бал яратучылар өчен дә бик яхшы хәбәр.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Архангель районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: