+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 август 2022, 17:41

"Безнең гражданнарның иминлеге - барыннан да югарырак.."

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов "ВКонтакте" социаль челтәрендә кешеләр хәвефсезлегенә багышланган язма бастырды.

"Безнең гражданнарның иминлеге - барыннан да югарырак..""Безнең гражданнарның иминлеге - барыннан да югарырак.."
"Безнең гражданнарның иминлеге - барыннан да югарырак.."
"Бүген "Армия-2022" халыкара хәрби-техник форумында катнашу кысаларында Дәүләт думасы депутаты Динар Гыйльметдинов белән очраштык. Кайбер мөһим мәсьәләләр, шул исәптән 2030 елга кадәр республика территориясендә янгын-коткару көчләрен үстерү турында фикер алыштык.

«Хәвефсез шәһәр» аппарат-программа комплексын тормышка ашыруны да игътибарсыз калдырмадык. Республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы белән берлектә «112» мобиль кушымтасын кертү планлаштырыла. Ул смартфон ярдәмендә мобиль кушымта аша чакыруны тәэмин итәргә, һәлакәт фотоматериалы белән текст хәбәрен җибәрергә, гариза бирүче, сәламәтлек торышы һәм һәлакәт турында оператив мәгълүмат, гариза бирүченең төгәл координаталарын алырга мөмкинлек бирәчәк.

Эш темпын киметергә җыенмыйбыз. Безнең гражданнарның иминлеге - барысыннан да югарырак", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас