Мин үскәндә урам аша гына Салих исемле мулла бабай бар иде. Тулы исеме Салихҗан булгандыр инде. Атеизм хөкем сөргән алтмышынчы еллар. Мин аның оныгы Риза белән үстем. Ул миннән бер яшькә өлкәнрәк иде. Ризаның әтисе юк иде, әнисе һәм бабасы белән яшәде. Риза миннән күпкә чебегрәк, өйләре дә кечкенә иде. Озын сүзнең кыскасы, мин — аларга, ул безгә кереп йөрде.
Мин аларга кергәндә ишекне ачу белән әнисе Разыя апаның: “Тавышланмагыз!” дип кисәтүе әле дә колакта. Аларга кергәндә Салих бабай я ишек төбендә ләгәнгә җиз комганыннан су салып юынган була, я түр башында сәкедә укынып утыра. Укыган чагы булса, Риза белән шым гына аңа карап утырабыз. Көйли-көйли укый бит. Я баса, я тезләнә. Шундый чакта Аллаһ үзе безнең алда торган кебек. Үз гомеремдә мулла бабабызның өстәл янында ашанып, чәй эчеп утырганын бер-ике тапкыр күрдем микән? Үскәч кенә аның биш вакыт намазын калдырмавын аңладым. Алар капка төбеннән узганда балалар — шаулашудан, өлкәннәр сөйләшүдән туктый иде. Кечкенә генә буйлы, кыска гына сакаллы шушы бабай үзенең пөхтәлеге, инсафлыгы, тыныч холыклы булуы белән аерылып тора иде. Аның, йомышы төшеп, әткәй янына да кергәнен хәтерлим.
Авылдагы бердәнбер муллабызны ничек кенә йөртмәделәр! Кышын — бәләкәй чанага утыртып, җәен — кул арбасында, язгы юлсыз чакларда Коръән ашларына, җеназаларга күтәреп тә йөртәләр иде. Атеизм чоры булса да, дини йолаларны тыймадылар. Салих бабай безгә яманлык эшләмәскә, ялкау булмаска, кеше әйберенә кул сузмаска киңәш бирде. Өстәл артына утырганда — “Бисмилла”, торып киткәндә “Әппәр” әйтергә өйрәтте. Мин аның бу киңәшләрен бүген дә тотам.
Йөз яшенә җитәрәк бакыйлыкка күчте. Ул киткәч, дөнья — туктап, авыл бушап калгандай булды. Ул заманнар артта калды. Мәчетләр төзелә, дин көчәя барды. Элекке парткомнар муллага әйләнде. Шунысын аңлап җитмим: кичәге атеист һәм диннән ерак булган кеше ничек шулай тиз генә үзгәрә ала икән? Хәзер икешәр, өчәр муллалы авыллар да бар. Төрле дини чараларда, кәгазь алып, догаларны шуннан укыйлар. Гарәпчә язылганны да түгел, кириллицада язылганны. Кемгә ничектер, бу миңа бик сәер тоела. Дәфтәрдән аны мин дә укыйм. Җитмәсә, көйләп тә укымый. Шундый чакларда Салих бабай искә төшә. Дәфтәрдән укучыларны мин муллага санамыйм, мулла булырга теләүче дип кенә кабул итәм.
Шуңа да игътибар иткән бар: мәрхүмне соңгы юлга озатканда кабер казучыларга җылыныр өчен “утлы су” төреп алып барганчы мулладан рөхсәт сорасаң, алар төрлечә аңлата. Берәүләре гөнаһ дисә, башкалары зират почмагында, яки койманың тышкы ягына чыгып “кабарга” рөхсәт итә. Җирләгән вакытта зиратка хатын-кызга элек керергә ярамаган. Хәзер анысын да рөхсәт иткән авыллар бар. Тәртибе төрлечә була алмый, кагыйдәләр бер булырга тиеш бит.
Бер елны, хатынны ияртеп, мин дә мәчеткә бардым. Мәчетне караштырып йөргәндә бер бүлмәдә дин әһеленең кычкырып урысча телефон аша сөйләшүенә тап булдым. Заказ җыеп утыруы икән. Фәлән адреска, фәлән сәгатькә, кыскасы. Мин моны гаепләмим. Тик аның киеменең кер машинасы сорап торуы ерактан ук күренеп тора, җиңнәре тир сөртүдән каешланып беткән. Хәер биреп, шартын үтәп чыгып киттек. Мәчет ихатасыннан урамга чыгу белән, кулларын сузып, бер көтү әбиләр һәм апалар сырып алды. Бер-берсен читкәрәк этәләр, төртешәләр. Мин учларына хәер салып китәргә ашыктым. Араларында таяк тоткан бер генә әби дә юк иде. Мин китү белән выжлап юк та булдылар. Барысы да йөгерешеп йөри.
Мәчет эчендә кычкырып сөйләшүләр, керле киемле дин әһеле, урамда өскә ябырылган куллардан соң мәчеткә йөрмәс булдым.
1995 елда әткәй вафат булды. Авылыбызда мулла юк, авыл бетеп барган вакытлар. Дәфтәрдән укып йөргән бер бабайны чакырдык. Барлык эшләрне төгәлләп, зираттан кайтып, Коръән укып, табынны төгәлләгәч, апалар, әнигә мөрәҗәгать итеп: “Әйдә әле, Нәзәһәт, үзең дә укы”, – диделәр. Әни укырга теләми, үз иреңә уку гөнаһ, имеш. Мин уйланып утырам: ул каян белсен, йоклаган чагын да күргәнем булмады, гел эштә булды, Коръән ятларга вакыты юк иде, дип. Зинһар, дип үгетләгәч, әни яттан бик моңлы итеп көйләп, сүрә укып җибәрмәсенме?! Мин моны нигә язам? Хәзер Коръән укыйм, ятлыйм, дисәң — иркенлек. Хәзер колхоз да юк, эшкә барасы да. Печән чабасы да. Күп эшне электр башкара. Укы да укы. Ә бит укымыйлар!
1998 елда шофер булып эшләгәндә өч машина Юрүзәннән агач төяп кайтып киләбез. 8 март алды, буран чыгып килә. Олы Теләктә безне туктаттылар, юллар ябылган. Шунда төн кундык, иртән йөкле машиналар карны ерыр дип безне җибәрделәр. Иглинны чыккач, минем машина һава җыймый башлады. Ә “КамАЗ” ансыз йөрми. Егетләр белән компрессорларны ике тапкыр сүтеп-җыеп карадык. Җил җилекләргә үтә, мин, буксир бирсеннәр дип, егетләрне җибәрдем. Кабинага кереп яттым, уйланам. Дөрес җыймадык дип, кире сүтәргә булдым. Чыгып кабинаны күтәрдем дә эшкә тотындым, бу — 10-15 минутлык эш. Җыеп куйдым да “һә” дигәнче кабинага кереп утырдым. Күземне күккә төбәп, Аллаһка мөрәҗәгать иттем. “Ярдәм ит, Ходаем! Бер тапкыр булса да. Миңа кайтырга кирәк, мин гөнаһсыз кеше бит”, – дип, белгән догаларымны укыдым. Машинаны кабызырга куркыта. Бисмилламны әйтеп кабыздым, хәзер инде монометрга карарга куркыта. Бераз эшләгәч, шүрли-шүрли бер күзем белән монометрга карыйм. Угы күтәрелә башлады. Һава җыя. Шул вакытта әйтерсең лә бер җылы шар авызыма кереп, табаныма чаклы үтте. Шулай кайтып җиттем. Миннән алда киткән егетләр, мине күргәч, бик аптырашты. “Ирек абый, ничек кайттың? Син бит ватылып калдың”, – диләр. Җебенә кадәр сөйләмәдем. “Ходай ярдәм итте”, дидем. Шул вакыттан башлап Ходайга ышанам.
Менә шундый хәлләр, туганнар. Ходай минем йөрәгемдә. Дин юлыннан китәрменме, намазга басармынмы, әлегә әйтү авыр.
Ирек ГАЛИН.
Уфа шәһәре.