+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 август 2022, 07:52

Бер авариядә дүрт машина бәрелешкән...

Нәтиҗәдә, 3 кеше җитди җәрәхәтләр алган.

Бер авариядә дүрт машина бәрелешкән...Бер авариядә дүрт машина бәрелешкән...
Бер авариядә дүрт машина бәрелешкән...

Уфада 15 август иртәсендә юл-транспорт һәлакәтендә берничә кеше зыян күргән. Башкала дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 45 яшьлек уфалы "Fiat Albea" руле артында Коммунистик белән Мәҗит Гафури урамнары чатында "Toyota Camry" машинасы белән бәрелешкән. Бәрелүдән "Fiat" каршы хәрәкәт полосасына чыккан, анда "Ford Focus" белән бәрелешкән. Арытаба соңгысы "Renault Daster"га бәрелгән.

Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше җитди җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган.

Авария факты буенча тикшерү башланды, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас