

Проектның Иҗтимагый советы утырышында катнашучылар елның узган чорында сайлаучыларның наказлары кысаларында проектны гамәлгә ашыруның соңгы нәтиҗәләре турында фикер алышты. Киңәшмә "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты базасында узды.
Утырышта партиянең РИК җитәкчесе Руслан Насретдинов, Башкортстанда «Эшлекле гамәлләр» координаторы, республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рузалия Хисмәтуллина, проектның Иҗтимагый советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов, "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Мельников, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова һәм башкалар катнашты.
«Агымдагы елда «Эшлекле гамәлләр» проектына 245,5 млн. сум юнәлтү планлаштырыла, шул исәптән 224,9 млн. сум – республика бюджетыннан, 18,4 млн. сум – урындагы бюджетлардан һәм 2,2 млн. сум – бюджеттан тыш финанслау. 703 чара үткәрү каралган", - диде Рузалия Хисмәтуллина.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 1 августына 28 муниципаль берәмлек (бу республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре саныннан 44%) субсидияне тулысынча үзләштергән, ә кайбер объектларда эшләр график нигезендә дәвам итә. Соңгысына Уфа, Нефтекама, Салават, Сибай, Благовар, Әлшәй, Учалы һәм башка төбәкләр керә.
Рузалия Хисмәтуллина сүзләренә караганда, сайлаучыларның 238 наказы гамәлгә ашырылган, тагын 278е – үтәлештә, 35 наказ конкурс процедуралары, яки документлар әзерләү этабында.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, аерым очракларда булган кыенлыкларга карамастан, ремонт-төзелеш эшләре сезоны әле тәмамланмаган, шуңа күрә муниципалитетларның сынатмаячагына шик юк, барлык чаралар да ел ахырына кадәр башкарылачак.