Укытучы исеменә лаек булуны зур бер батырлык, дип әйтер идем. Ни өчен дигәндә, бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәжәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып эшләргә кирәк. Бүгенге язмам шушы сыйфатларга ия булган, районыбызда билгеле укытучы Миңнесара Зәйнетдин кызы Шәрипова турында.
Чыгышы белән районыбызның гүзәл табигатьле Коварды авылыннан булган Миңнесара Зәйнетдин кызы педагогик хезмәт юлын 1970 елда Кормантау сигезьеллык мәктәбендә биология, химия, физика укытучысы буларак башлый. Энергиясе ташып торган яшь белгеч жиң сызганып эшкә тотына. Тиз арада укучылар, укытучылар коллективы, ата-аналар арасында абруй казана. Үзе укыткан фәннәр буенча түгәрәкләр оештыра. Укучылар арасында бу фәнгә карата кызыксыну, сөю арта бара. Тиз арада яшь укытучының исеме районда зур танылу ала. 1973-75 елларда район сигезьеллык мәктәпләре арасында уздырылган биология, химия, физика фәннәре буенча олимпиадаларда һәрчак беренче урынны яулаулары моңа дәлил булып тора. Моңа кадәр мәктәп тарихында булмаган хәл. Мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән бихисап мактау грамоталары әле мәктәп музеенда саклана. Алты ел Кормантауда эшләү дәверендә Миңнесара Зәйнетдин кызына агитатор, пропагандист, дружинник, сыйныф җитәкчесе, директорның уку-укыту буенча урынбасары булып эшләргә туры килә. Кормантау егете, авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән Рәзиф Мәгафур улы Шәрипов белән дүрт ел дуслашып йөргәч, 1975 елның ямьле җәй аенда матур туй үткәреп, бергә яши башлыйлар. Ул вакытта икесе дә югары белем турында диплом да алып өлгерәләр. Әйткәндәй, яшьлек дусларымның туенда мин аларның шаһиты булдым. Ул заманнарда район хуҗалары кайда кушса, шунда зоотехник вазифасында эшләргә туры килә гаилә башлыгына. Шулай итеп, Миңнесара Зәйнетдин кызына дүрт мәктәп алыштырырга туры килә. Кайда гына эшләсә дә, үз фәнен биш бармагы кебек белгән, үзенә таләпчән мөгаллимә матур эзләр калдырып китә. Мәктәп яны тәҗрибә участокларын гөл-чәчәккә күмеп, Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә 1996 елда районда башкорт интернат мәктәбе ачылгач, биология фәнен укытырга эшкә алына. Монда ул 2010 елга кадәр эшли. Шушы уку йортында эшләү дәверендә педагогик биеклекләргә күтәрелә, районның йөзе була. Төрле елларда Имәндәш авылы янында, шулай ук “Дубки” пионер лагере базасында Башкортстан укучылары арасында биология фәне буенча оештырылган экологик слетта уздырылган ярышларда ел саен диярлек зур өстенлек белән беренче урыннарны яулыйлар. Уфаның югары уку йортларыннан килгән дәрәҗәле жюри әгъзалары, гимназия укучыларының белемнәрен күреп, таң кала. Олимпиада да Миңнесараның укучылары республикада беренче булып, биш тапкыр Русия күләмендә Башкортстан данын яклыйлар. Монда да алар уңышлы чыгыш ясыйлар. Әлбәттә, бу Красноусол гимназиясе Башкортстан өчен зур казаныш була. Биология фәнен үз иткән укучылары арасында район, республика күләмендә танылган табиблар да бисихап. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Миңнесара Зәйнетдин кызы Башкортстан һәм Русия Мәгариф министрлыкларының Рәхмәт хаты, Мактау грамоталары, “Русия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре” билгесе белән бүләкләнә. Әйткәндәй, ул районда беренчеләрдән булып 100 мең сум грант алган мөгаллимә. “Русиянең хезмәт ветераны” исемен ул хаклы рәвештә йөртә.
Тормыш иптәше белән баһадирдай өч ул тәрбияләп үстереп, барысына да югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына бастырдылар. Дөньялары түгәрәк, эш урынында абруйлы укытучыга авыр сынаулар аша да үтәргә туры килә. Көтмәгәндә мәкерле чир яраткан тормыш иптәшен бу якты дөньядан алып китә. Балалар, оныклар өчен яшәргә кирәк икәнлеген яхшы аңлый ул. Әйе, бу тормыш син теләгәнчә генә булмый шул. Күпмедер вакыт үткәч, алты ай эчендә ике улын югалта. Кеше күтәрә алмаслык бу авыр кайгыларны ана йөрәге ничек үткәрде икән? Тормыш сүнеп калган кебек тоела аңа, ләкин үзенә яшәү өчен көч таба, сынмый, сыгылмый ул. Кайгыларга бирешмәскә тырыша. Туганнары, якыннары һәм элекке укучыларының ярдәме дә бу вакытларда көч бирә. Якыннары рухына догаларын укый.
40 ел педагогик стажы булган Миңнесара Зәйнетдин кызы үзенең 70 яшьлек матур юбилеен билгеләде. Форсаттан файдаланып, аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телим.
Рим Исламгулов,
мәгариф һәм хезмәт ветераны.
Гафури районы,
Кормантау авылы.